Казанда ягып җылыту сезоны 7 майда төгәлләнәчәк
Бу хакта карар республикада җылы һава торышы урнашуга бәйле рәвештә кабул ителде
Җылылык бирүне сүндергәннән соң, шәһәр челтәрләрен киләсе кышкы сезонга әзерләү эшләре башлана. Җәен «Казэнерго» һәм «Казан җылылык челтәрләре» планлы гидравлик сынаулар үткәрәчәк.
Бу чорда торак йортларда вакытлыча кайнар суны сүндерәчәкләр. Белгечләр торба үткәргечләрдәге җитешсезлекләрне тиз арада ачыклый һәм төзәтә алсын өчен, эшләр шәһәрнең төрле районнарында этаплап алып барылачак.
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев