Касса чегын телефон ярдәмендә тикшер
Федераль салым хезмәте “Җәмәгать туклануы” тармак проектын тормышка ашыруга кереште.
Проектның максаты – җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтү өлкәсендә сатудан кергән акчаны яшереп калуга булышучы сәбәпләрне ачыклауга юнәлтелгән чаралар комплексы ярдәмендә җәмәгать туклануы өлкәсен аклау.
Проект җәмәгать туклануы предприятиеләрен “күләгә”дән чыгарырга мөмкинлек бирүче механизмнар һәм тәкъдимнәр булдыруга, шулай ук законда каралган очракларда һәр җирдә контроль-касса техникасы (ККТ) куллануга, салым керемнәрен арттыруга, намуссыз салым түләүчеләргә карата тикшерү чаралары үткәрүгә юнәлтелгән. Проектны тормышка ашыру базарның намуслы катнашучылары арасында бизнес алып баруның уңай конкурентлык мохите булдыруга ярдәм итәчәк. Хәзерге вакытта салым органнары тарафыннан җәмәгать туклануы өлкәсендә ККТ куллану турында Россия Федерациясе законнарын бозучы салым түләүчеләрне ачыклау һәм әлеге салым түләүчеләрне тикшерүләр планына кертү бара.
Моннан тыш, андый тикшерүләрне планлаштырганда салым органнары җәмәгать контроленә дә таяна. Һәр сатып алучы “Чекларны тикшерү” кушымтасында касса чекларын тикшерә ала. Хокук бозу күзәтелгән очракта Россия Федераль салым хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез: җәмәгать туклануы хезмәте күрсәткәндә оешмалар һәм эшмәкәрләр акча белән һәм акчасыз исәп-хисап ясаганда сатып алучыга кәгазь касса чегы бирергә бурычлы. Анда бөтен реквизитлар да булу шарт. Исәп-хисап ясаганчы сатып алучы телефон номерын яисә электрон почтасы адресын биргән очракта, касса чегын аңа электрон формада җибәрергә кирәк.
Нәзирә Гыйлаҗиева,
инспекция җитәкчесе
урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев