Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Кайсы 100 мең түли, кайсы мәхәббәт вәгъдә итә: Казан вузлары «стобальниклар» өчен көрәшә

Бу хакта вуз ректорлары һәм проректорлары Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде

Казандагы югары уку йортлары арасында Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган абитуриентлар өчен көрәш башланды дияргә була. Акыллы студентка барысы да кызыга, шуңа акчалата да бүләклиләр, төрле ярдәм чаралары да керткәннәр. Бу хакта вуз ректорлары һәм проректорлары Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде.

Вузлар «стобальниклар»га нәрсә әзерли?

Әйтик, Казан дәүләт медицина университетында БДИны 100 баллга тапшыручыларга алты төрле ярдәм чарасы бар икән. «Беренче курс студентлары беренче семестрда 30 мең сум стипендия алачак, иң яхшы тулай торакта урын белән тәэмин ителә, индивидуаль укыту программасы, индивидуаль фәнни карьера мөмкинлекләре, халыкара стажировкага өстенлекләр каралган», – диде КДМУ ректоры вазифаларын башкаручы Айрат Фәррахов.

Казан дәүләт аграр университетында имтиханнарда һәр 100 балл өчен бер тапкыр 100 мең сум акча түләргә әзерләр. «Әгәр өч предметтан БДИ нәтиҗәләре 230-249 балл икән, стипендиягә өстәмә 7 мең сум, 250 балл һәм аннан югары икән, аена өстәмә 10 мең сум түлибез», – диде Казан дәүләт аграр университетының укыту эшләре буенча проректоры Андрей Дмитриев.

А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетында (КАИ), шулай ук, «стобальниклар»га бер тапкыр 100 мең сум бирелә. Аннары айлык түләү балл күләменә карап. «Гомум нәтиҗә 260 баллдан югары булса, ай саен 10 мең сум, 300 балл һәм күбрәк икән, 30 мең сумга кадәр стипендия түләнә», – дип белдерде А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты проректоры Венера Хамматова.

Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов әйтүенчә, имтиханнарда югары баллар җыйган абитуриентларны, шулай ук, югары стипендияләр көтә. «Бер имтиханда 95-99 балл өчен – 4 мең сум, 200 баллдан алып – 6 мең сум, 220 баллдан югары нәтиҗәлеләргә – 8 мең сум, 230 баллдан югары булганнарга – 10 мең сум һәм имтиханнарда барлыгы 260 тан артык балл җыйганнарга ай саен 16 мең сум каралган. Бу акчалар беренче семестрда түләнә, аннары сессиядә студент белеме белән югары стипендиягә лаек булуын исбатларга тиеш», – диде ректор.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/kaisy-100-men-tuli-kaisy-maxabbat-vagda-ita-kazan-vuzlary-stobalniklar-ocen-korasa-5879910

Фото – Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев