Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

IX сыйныфны тәмамлаучылар өчен нәрсә үзгәрә?

X сыйныфка бару өчен IX сыйныф укучыларына дүрт Төп дәүләт имтиханы тапшырырга кирәк

Татарстан дүрт сынау урынына ике Төп дәүләт имтиханы тапшыру буенча федераль экспериментта катнаша

2026 елда Татарстанның IX сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан гына Төп дәүләт имтиханын гадиләштерелгән кагыйдәләр буенча тапшыра һәм гарантияле рәвештә көллияткә керә алачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен нәрсә үзгәрә, нинди көллиятләргә һәм кайсы белгечлекләргә керергә мөмкин, укучыларга экспериментта катнашудан ничек баш тартырга. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Татарстан белгечләргә кытлык булу сәбәпле экспериментта катнаша

Татарстан дүрт сынау урынына ике Төп дәүләт имтиханы тапшыру буенча федераль экспериментта катнаша. Ул төбәкләрдә аерым белгечләр җитмәү сәбәпле гамәлгә ашырыла.

Сынау проекты узган ел Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре һәм Липецк өлкәсендә башланып китте. Быел йомгаклау аттестациясенең яңа кагыйдәләрен Россиянең 12 төбәгендә, шул исәптән, Татарстанда да куллана алачаклар.

Эксперимент кысаларында чыгарылыш сыйныф укучылары бары тик рус теле һәм математикадан гына имтихан тапшыра ала. Шуннан соң аларга төп гомуми белем турында аттестат бирелә. Әлеге документ белән проектта катнашу өчен сайлап алынган урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә керергә мөмкин.

Татарстанда экспериментта катнашу өчен 51 урта һөнәри белем бирү учреждениесе сайлап алынган

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Проектка 50дән артык көллият һәм техникум керде

Татарстанда экспериментта катнашу өчен 51 урта һөнәри белем бирү учреждениесе сайлап алынган. Шул рәвешле, ике имтихан тапшырган IX сыйныф укучылары әлеге көллиятләргә һәм техникумнарга гына керә ала. Алар өчен уку түләүсез булачак.

Исемлеккә түбәндәгеләр керде:

«Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы алып бара торган реестр нигезендә, Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнгән, хезмәт базарында кытлык иң зур булган һөнәрләр һәм белгечлекләр исемлеген өйрәндек. Республикада төп эш бирүчеләрнең позициясен исәпкә алып, «Россиядә эш» порталындагы ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләрне карадык», – дип аңлатты ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/oge-po-novym-pravilam-v-tatarstane-cto-menyaetsya-dlya-vypusknikov-9-klassov-v-2026-godu-5918918

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев