Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Истә әле, истә ул еллар...

Бөек Ватан сугышы авырлыкларын кичергән ветераннар инде арабызда юк. Тыл ветераннарының да сафлары сирәгәеп бара. Исәнсеф-Чишмә авылында гомер итүче сугыш чоры баласы Мөхәмәтдин Камаловка – 92 яшь

Райондашыбыз – тумышы белән Исәнсеф авылы егете. “42 хуҗалыклы авыл иде ул. Авылда беренче йорт безнеке иде”, – дип искә ала Мөхәмәтдин абый.

Сугыш башланганда, Мөхәмәтдин абыйга 7 яшь тә тулмаган була. “Күз алдына китерсәм дә, авыр. Сугыш вакытында кәлҗәмә – черек бәрәңге ашап исән калдык. Ул да булмаса, ачтан кырылып бетәсе идек. Бик күпләр кан чиреннән вафат булды. Ризык булмагач, бик яман булды. Ничек исән калганбыз да ничек гомер җебен сузганбыз?!” – ди ветеран. 

Балачагын исенә төшерсә, Мөхәмәтдин абыйның күзләренә яшь тула. Әтисе, кызганыч, сугыштан әйләнеп кайтмый.

– Сугыш вакытында әле кечкенә булсам да, ул елларның һәр мизгеле кинотасма кебек күз алдыннан йөгереп үтә. Иген үстерсәләр дә, аны безнең кебек гади халыкка өләшүче булмады. Булганы фронтка озатылды. Совет сугышчысы көчле рухлы, тимер бәдәнле булгандыр! Немец бик хәтәр кырып килде. Әнинең: “Белоруссиягә үтеп керде бит, каһәр төшкере! Безнекеләр бирешмәсен иде!” – дип такмаклап елаганы бүген дә истә. Әтинең кабере дә сугыш хәрабәләре астында калды. Еллар үтсә дә, маңгайларга буразналар сызылып, хәтер “аксый” башласа да, сугыш елларының бер көне дә онытылмый. Алар мәңгелек яра булып, күзләрем йомылганчы күңелдә яшәр. Шөкер, бүгенге тормышым бик бәхетле! Балаларым – терәк-таянычларым. Аллаһыма мең рәхмәтлемен, бәхетле картлык бирде. Тормыш иптәшемне ковид алып китте. Шул чир булмаса, бергәләшеп, чөкердәшеп яшәр идек, – ди Мөхәмәтдин ага.

Мөхәмәтдин агага тиздән 93 яшь тула. Сугыш башланганда әнисе белән калган өч баланың икесе исән-сау. Мөхәмәтдин аганың сеңлесе, 89 яшьлек Әнисә апа Актаныш районының Иске Айман авылында гомер кичерә. Мөхәмәтдин абый, олы яшьтә булса да, аяк өстендә, якыннарына терәк булып яши. Алдынгы механизатор булган, сатучы, умартачы булып эшләгән Мөхәмәтдин абыйның хәтере егетләрнеке кебек!

Мөхәмәтдин абый улы Илсур белән килене Эльмира тәрбиясендә гомер кичерә. Эльмира Казан кызы булса да, авыл тормышын үз итә. Хәләле Илсур белән бер малай үстергәннәр. Үрәзмәт авылында кибет тоталар, ихата тутырып мал-туар үстерәләр. Бакча сөрергә, кар чистартырга кешегә ялынмыйлар, кирәкле бөтен техника бар аларда. 

– Тормыш иптәшем Илсур белән 10 ел очрашып йөреп кавыштык та мин шушы авылга килен булып төштем. Шәһәр кызы булсам да, авыл тормышын яратам! Әткәй белән әнкәй мине үз кызлары кебек кабул иттеләр. Күпләп мал-туар, кош-корт асрыйбыз, умарта тотабыз. Әткәй бүген дә төпле киңәшләрен биреп, гаиләбезнең аумас баганасы булып яши. Өлкәннәрдәге зирәклекне тормыш девизы итеп алырлык. Язмыш сынауларына бирешмәгән, күңел җылысын мулдан өләшеп яшәүче әткәйгә Аллаһ сәламәтлек, озын гомер бирсен! – ди килене Эльмира.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев