Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Исәнсеф авыл җирлегендә халык җыены үтте

Кичә Исәнсеф авыл җирлегендә халык җыены үтте. Аның эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов һәм бүлек мөдирләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов 2017 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм бурычлар белән таныштырды. Район башлыгы үз чыгышында юллар төзелешенә тукталды һәм демографик ситуацияне яхшырту буенча эш юнәлешләрен тәкъдим итте. Министр Равил Кузюров Мөслим районына югары бәя бирде, булачак сайлауларда актив катнашырга чакырды. Ул шулай ук җирлек халкының сорауларына да җавап бирде. Бу көнне халык җыены Торыш авылында да узды. Очрашуда җирлек халкы янгын куркынычсызлыгы һәм көтүлек җирләре мәсьәләләрен күтәрде. Район башлыгы Рамил Муллин сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев