Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Карамалы авылы мәдәният йортында кызыклы чара үтте.ФОТОРЕПОРТАЖ

Озакка сузылган үзилоция чараларыннан соң, бу авылда офлайн форматта уздырылган беренче кичә иде.

Шимбә көнне Иске Карамалы авылы мәдәният йортында кызыклы чара үтте. Озакка сузылган үзилоция чараларыннан соң, бу авылда офлайн форматта уздырылган беренче кичә иде. Берничә ай элек, үзизоляция вакытында, авыл китапханәсе мөдире Гөлназ Шәмси “ВКонтакте” социаль челтәрендә кул эшләре конкурсы игълан итә. Карамалы авылы осталары халык алдына үз кул эшләрен куя һәм “лайк”лар җыя. “Лайк”лар куюда Иске һәм Яңа Карамалы авыллары гына түгел, башка авыл кешеләре, катнашучыларның күпсанлы дуслары да катнаша. Нәтиҗәдә, җиңүченең кул эшләрен ике мең ярымнан артык кеше күреп бәяләгән. Бәйрәм чарасында кул эшләре күргәзмәсе оештырлды һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кунакларга чәй өстәле дә әзерләнгән иде.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев