Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җирлек өчен янып-көеп

Кышкы спартакиада уеннары финиш сызыгына якынлаша. Ә финиш сызыгына җиңүгә омтылышлары зур булган иң көчле, иң бердәм һәм тупланган командалар басты. Метрәй, Яңа Усы, Вәрәшбаш һәм Мәлләтамак авыл җирлекләре командалары спортның сигез төре буенча көч сынашты.

Бәйге, гадәттәгечә, хатын-кызлар арасында волейбол уены белән башланды. Район буенча иң көчлеләрдән саналган Метрәй һәм Сал. Мухан кызларына каршы кайсы команданың гына басасы килер икән?! Жирәбә буенча Яңа Усы волейболчыларына эләкте бу “бәхет”. Әйтергә кирәк, уен бик киеренке барды. Чагыштырмача яшь команда булуына карамастан, яңаусылылар да тиз генә бирешергә теләмәде. Зур булмаган аерма белән Метрәй командасы җиңү яулады. 
– Соңгы елларда волейбол уеннары шактый алга китте. Элек авылчарак уйный идек. Стиль гел башка бүген – күбрәк атакалар белән уйныйлар. Сал. Мухан волейболчылары район данын республикада 12 тапкыр яклады. Араларында 35-40 яшьлек уенчылар да бар. Алар бүген дә, спартакиада башлангач, түзә алмыйлар – ярышларда катнашалар, – ди команданың тренеры Татарстанның физик культура һәм спорт отличнигы Марс Тимергалиев. 
Гомумән, авыл җирлекләре спортчылары финал ярышларына ныклы әзерлек белән килгән иде. Һәр төр бәйге киеренке барды. Универсаль спорт залы җанатарларның көч бирүеннән шаулап-гөрләп торды. Алар арасында ерак араларны якын итеп кайтучылар да күп. Танылган көрәшче Георгий Пискунов әнә спартакиада уеннары башланганнан бирле, ягъни 30 ел буе бәйгеләрдә катнашып, авылы данын яклый. Беләгендә егәрлеге булгач, яшьләр: “Георгий абый, син кайтсаң, җиңүгә ышаныч арта”, – дип чакыргач, ничек читтә каласың инде?! 
– Авылыбыз яшьләренең патриотизмына сокланам. Алар ял көннәрендә авылга кайталар. Беркем дә мәҗбүр итмәгән хәлдә мәктәп спортзалында озаклап шөгыльләнәләр. Җирлек өчен янып йөрүләре өчен рәхмәт аларга, – ди Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова. 
Патриотизм турында сүз чыккач, мәлләтамаклыларны мисалга китерми булмый. Шактый вакыт җирлек башлыгы булмауга карамастан, алар бердәмлекләрен, активлыкларын югалтмыйлар. Әйдәкләп, оештырып йөрергә читтән кайткан авылдашлары бар чөнки. 
– Бер-береңне тыңласаң, хөрмәт итсәң, җирлегеңне яратсаң, кайда да уңышка ирешеп була ул. Яшьләр һәм урта буын спорт бәйгеләрендә авыл данын яклый. Смотр-конкурсларда да шушы ук состав диярлек катнаша. Билгеле, өлкәннәр дә янып-көеп йөри, – ди Алмаз Гәрәев. 
Метрәйлеләр авыл җирлекләре арасында ХХХ кышкы спартакиада уеннарының җиңүчесе дип табылды. Яңа Усы спортчылары – икенче, Мәлләтамак һәм Вәрәшбаш командалары өченче-дүртенче урыннарны бүлеште. Җиңүче командалар кубок, медаль, мактау кәгазьләре һәм 25, 20, 15, 10 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде. 
Суперфиналда район эчке эшләр бүлеге, мәктәпләр командасы, Метрәй һәм Яңа Усы командалары көч сынашачак. Юбилей сезонында кем чемпион калыр? Анысын 7 мартта узачак уеннар күрсәтер. 

 

Суперфиналда мәҗбүри уеннар – хатын-кызлар һәм ир-атлар командалары өчен волейбол һәм бадминтон. Шулай ук шашка, өстәл теннисы, мини-футбол бәйгеләре дә үтәчәк. Очколар тигез булган очракта хатын-кызлар волейболы барысын да хәл итәчәк.

Әлфинур Ногманова. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев