Җирлегебездә “Притон” профилактик операциясе бара
Операциянең максаты – наркотик матдәләр кулланучыларны, наркопритоннар оештыручы, наркотик матдәләр куллану өчен бина бирүче затларның эшчәнлеген ачыклау һәм туктату.
18 майдан җирлегебездә “Притон” профилактик операциясе башланды. Ул 26 майга кадәр дәвам итәчәк. Операциянең максаты – наркотик матдәләр кулланучыларны, наркопритоннар оештыручы, наркотик матдәләр куллану өчен бина бирүче затларның эшчәнлеген ачыклау һәм туктату. Амораль тормыш алып баручы гражданнар да әлеге чара вакытында аеруча контрольгә алыначак. Болар буенча мәгълүматлар булса, 2-42-02 телефоны буенча хәбәр итә аласыз. Анонимлык гарантияләнә.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев