Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернет булыша

Клиентларны кабул итү хезмәтенә дә заманча сервислар керде. Атна дәвамында кимендә 30 кеше пенсия бүлеге белгеченә кабул итүгә алдан языла.

Райондашларыбыз күпчелек пенсия билгеләү өчен документлар тапшыру, пенсия билгеләү һәм кабат исәпләү, иминият таныклыгын алыштыру, ана капиталына сертификат рәсмиләштерү һ. б. мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр. 
РФ Пенсия фонды сайтында Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органына интернет аша язылырга мөмкин. “Электрон сервислар” бүлегендә “Кабул итүгә алдан язылу” (“Предварительная запись на прием”) сервисын, өлкә, район, яшәү буенча Россия Пенсия фонды идарәсен һәм мөрәҗәгать итү темасын сайларга кирәк. Персональ мәгълүматларны керткәннән соң кабул итү көнен һәм сәгатен сайлагыз. Электрон сервис талон формалаштырачак. Кабул итүдән баш тарту өчен “Кабул итүгә язылу” (“Запись на прием”) бүлегендә “Кабул итүгә язылуны үзгәртү/бетерү” (“Изменить/удалить запись на прием”) пунктын сайларга кирәк. Сервис аша пенсия бүлегендә документларга да алдан заказ биреп була. 
 

Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев