Игътибар, балалар!
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 7 үсмергә карточкалар ачылды.
Җәйге каникуллар чорында укучыларның юлларда кагыйдәләрне бозып йөрүләрен искәртә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары. “Күпчелек үсмерләр велосипедта йөри. Алны-артны карамыйча юлда узышканнары да байтак. Җәяүлеләр кичүеннән велосипедчы транспортыннан төшеп, аны юлның икенче ягына этеп алып чыгарга тиеш. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 7 үсмергә карточкалар ачылды. Җәяүлеләргә юл бирмәгән өч райондашыбызга административ беркетмә төзелде”, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев