Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Язилә Мәгалимова: Мөслим эшмәкәрләре «Гаилә» милли проектына ничек кушылды — 2025-2026 еллардагы түләүләр

Бәби алып кайткан райондашларыбыз эш урыннарыннан ярдәм ала

Мөслим районында елына 500-600 бала туган чорлар булган. Соңгы елларда бу күрсәткеч 100 баладан артмый, кайбер елларда хәтта 100гә дә җитми. Балалар тууны арттыру, демографик вәзгыятьне үзгәртү максатында ил җитәкчелеге яңадан-яңа программалар, ярдәм чаралары кабул итә.

Демографик ситуацияне үзгәртү максатында, 2026 елдан Россиядә эш бирүчеләргә бала алып кайткан хезмәткәрләренә һәр сабый өчен 1 миллион сумга кадәр акчалата ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирелә. Әлеге керем 1 миллионга кадәр булганда, салым да, иминият взнослары да билгеләнмәячәк.

Мөслим районында исә мондый түләүләр 2025 елда ук кертелде. “Август-Мөслим” компаниясе бәби алып кайткан хезмәткәрләренә 200 мең сум акча түли. Район җитәкчелеге әлеге уникаль программаны башка эшмәкәрләргә дә гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Бала алып кайткан хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтергә теләк белдерүче эшмәкәрләр белән килешүләр имзаланды.

– Район башлыгы Альберт Хуҗин районда демографик хәлне яхшырту, яшь гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, сабыйлары туган гаиләләргә шушындый ярдәм булдыру хакындагы тәкъдим белән чыкты. Максат – яшь гаиләләргә бала тәрбияләү өчен тагын да уңайлырак шартлар тудыру, – ди район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова. – Кызыксындыру чаралары төрле компанияләрдә төрлечә. “Агромастер” җитештерү компаниясе яңа туган һәр бала өчен хезмәткәренә 500 мең сум акча бирә. Әлеге сумманы ул биш ел дәвамында 100 мең сум итеп биреп барачак. “Туган як” агрофирмасында эшләүчеләргә өченче һәм аннан соң туган һәр балага бер тапкыр 100 мең сум түләнәчәк. “Август-Мөслим” компаниясе әлеге программаны ел башыннан ук гамәлгә кертте һәм нәтиҗәле эшләп килә. Компания бәби алып кайткан хезмәткәрләренә 200 мең сум акча түли. Гаиләдә игезәкләр туса, балаларның икесенә дә 200 мең сум акча бирелә. Баланың әти-әнисе икесе дә “Август-Мөслим” компаниясендә хезмәт куйса, аларның һәркайсы бу түләүне алачак. Бүгенге көндә әлеге программага тагын да күбрәк оешмаларны, эшмәкәрләрне тарту буенча сөйләшүләр алып барыла.

Районда әлеге уникаль программага крестьян-фермер хуҗалыклары да актив кушыла башлаган. “Әюпов” фермер хуҗалыгында эшләүчеләр баласы туган очракта 100 мең сум ярдәм алачак.

Мөслим авылында яшәүче Алсу һәм Айнур Мирсәетовларның март аенда уллары туды. Гаилә башлыгы Айнур “Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесендә хезмәт куя. Мирсәетовлар “Август” компаниясеннән 200 мең сум ярдәм алганнар.

– Һәр бала гаиләгә яңа шатлык алып килә. Үзең хезмәт куйган оешмадан шундый ярдәм алу икеләтә сөенечле. Акча беркайчан да артык түгел. Зур кызыбыз балалар бакчасына йөри. Ипотека кредиты түлибез. Компания тарафыннан бирелгән бу ярдәм бик урынлы булды һәм безгә бик ярдәм итте. “Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесенә рәхмәтебезне җиткерәбез, – диләр Алсу һәм Айнур Мирсәетовлар.

Өлкәннәр һәр бала үз ризыгы белән туа, ди. Бүген бала үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Кием, коляска һәм караватлар, ашату һәм уйнату кирәк-яраклары – акчаң гына җитсен! Шуңа бала алып кайткан гаиләләр һәр ярдәмне сөенеп кабул итә. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, өченче сабыйларын, хәтта дүртенче сабыйларын алып кайтучы гаиләләр арта бара. Бәлки, киләчәктә биш яки аннан да күбрәк бала алып кайтучы гаиләләр саны да артыр.

«Гаилә» милли проектының төп бурычлары – ата-аналарга һәрьяклап ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, өлкән буынның озак һәм актив яшәве өчен шартларны яхшырту һәм тәрбиягә мохтаҗларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү.

Фәридә Гайнетдинова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев