Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Язгы чакырылышта Татарстаннан 3,2 мең кеше армиягә китәчәк

Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. «Татар-информ»га ТР хәрби комиссары Юрий Беляев хәбәр иткәнчә, апрель – июль айларында Татарстаннан 3,2 мең кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла

1 апрельдән Россиядә хәрби хезмәткә чакырылыш кысаларында язгы кампания башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. «Татар-информ»га ТР хәрби комиссары Юрий Беляев хәбәр иткәнчә, апрель – июль айларында Татарстаннан 3,2 мең кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы җыю пункты 2026 елның 10 апреленнән эшли башлаячак. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт срогы элеккечә 12 ай тәшкил итә.

«Билгеләп үтәм, гражданинны хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе карарының гамәлдә булу вакыты да үзгәрде. Хәзер ул кабул ителгән көннән алып бер ел дәвамында Россия Федерациясенең бөтен территориясендә гамәлдә. Ягъни әгәр хәрби хезмәткә чакырылган граждан нинди дә булса сәбәпләр аркасында хәрби хезмәтне үтү өчен агымдагы чорда җибәрелмәгән икән, ул чираттагы чорда хезмәт узу өчен җибәрелә. Шул ук вакытта гражданның хәрби хезмәткә чакыруны кичектерү өчен нигезләре барлыкка килгән очракта, кабул ителгән карар кире кагылырга тиеш», – дип ассызыклады Юрий Беляев.

Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарны аны үтү урынына җибәрү сроклары үзгәрмәде. Алар, элеккечә, елга ике мәртәбә: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр, 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр гамәлгә ашырылачак.

Чыганак, фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев