Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Яратуга корылган дуслык

“Туганайлар”дан бүләк

Мөслим авылында яшәүче Роза Маракина да укырга ярата. Әдәби марафоннарда да катнаша ул. Укуга мәхәббәтне әти-әнисе тәрбияләгән. Сарман районының Түбән Чыршылы авылындагы туган йортында Роза Ивановна әтисе белән бергәләп музей һәм китапханә ясый башлаганнар.
Роза ханым – Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты методисты. “Татмедиа”ның өч газета-журналына язылган: “Авыл утлары”, “Туганайлар” һәм “Сөембикә”. Моннан тыш “Ватаным Татарстан”, “Скатерть-самобранка” газеталарын да алдыра. Район газетасына альтернатив ысул белән язылган Роза ханым вакытлы матбугатны атна саен хезмәттәшләренә дә алып кайтып бирә.
– Газета-журналлар алдыру, аларны кулга тотып уку шулкадәр рәхәт! Алар биргән хис-тойгылардан тиз генә аерылып булмый, алар синең белән яши. Шуңа вакытлы матбугатны да, китапларны да кәгазьдән укырга яратам. Телефоннан, интернет аша укырга яратмыйм, аларның тәэсир көче юк, – ди Роза Маракина.
Роза ханым “Туганайлар” газетасы үткәргән бүләк уйнатуда юрган откан.
– Татарстан – Россиянең иң күп укый торган төбәге. “Татмедиа” холдингы басмалары гына да, күп кенә шәхси басмаларны санамаганда, 170 мең данәдән артык тираж белән чыга. Республика халкы газета-журналларны актив укый. Бу укучылар гына түгел, ә милләтебезнең, җәмгыятебезнең горурлыгы, чөнки нәкъ менә укучы, уйлаучы кешеләр аның киләчәген формалаштыра. Безнең өчен бу – зур шатлык. Без укучыларыбызны хөрмәт итәбез һәм яратабыз, шуңа күрә конкурслар уздырып торабыз һәм алар белән ешрак очрашырга тырышабыз, – дип белдерде “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.
1 апрельдән 2026нчы елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу башлана. Язылыгыз һәм бүләк уйнатуда да бәхетегезне сынап карагыз! “ТАТМЕДИА” АҖ үткәрүче бүләк уйнатуда катнашу өчен, язылу турында квитанция күчермәсен Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча җибәрү шарт. Телефон номерын да күрсәтергә онытмагыз! Анысы, бүләк откан очракта, сезнең белән элемтәгә керү өчен кирәк.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев