Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яраткан өстәл уеннары

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында өлкәннәр өчен уен терапиясе киң кулланыла

Мондый чаралар өлкәннәрнең физик һәм рухи сәламәтлеген саклау буенча нәтиҗәле ысулларның берсе. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның үзләренә өстәл уеннары - кәеф күтәрү, күршеләр белән аралашу өчен менә дигән ысул. Уеннар анекдотлар, көлке, кызыклы тарихлар белән үрелеп бара.
Шулай ук өстәл уеннары вакытында өлкәннәр үзләренең "стратегик мөһим проблемалары" турында фикер алышырга өлгерәләр, алдагы очрашуларга планнар төзиләр һәм кичке сәфәрләр яки яраткан фильмнарны бергәләп карау турында килешәләр. Шатлык хисе, позитив фикерләр, уен белән бәйле көлүләр социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның кәефен яхшырта. Алар эмоциональ күтәрелешне тоя, чөнки организмда өлкән яшьтәге кешеләрнең иммунитетын күтәрә торган һәм аларга авырулар белән көрәшергә ярдәм итә торган бәхет һәм химик матдәләр барлыкка килә.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев