Яңа мөмкинлекләр ачыла
Политехник техникумда “Профессионалитет” проекты гамәлгә ашырыла
“Яшьләр һәм балалар” милли проекты кысаларында эшләүче “Профессионалитет” федераль проекты яшьләргә яңа мөмкинлекләр ача.
Мөслим политехник техникумында 200 укучы белем ала.
– “Профессионалитет” федераль проекты нигезендә “Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм эксплуатация-ләү” төркемендә бүген 50 укучы белем ала. Проектның максаты – белем бирү процессын заман таләпләренә туры китереп оештыру, мөмкин булган кадәр практикага якынайту, уку вакытын оптимальләштерү һәм студентларны хуҗалыкларга эшкә урнаштыру, – ди Мөслим политехник техникумы директоры урынбасары Рәзил Ханов.
Техникум базасында дүрт заманча эш зонасы булдырылган. Машина-трактор паркын эксплуатацияләү юнәлешендә белем бирү өчен 100 миллион сумлык техника кайткан. Моннан тыш, югары басымлы ягулык насослары аппаратларын ремонтлау һәм диагностика үткәрү өчен махсус мәйданчыклар җиһазландырылган.
– Студентлар дәресләрдә техника ремонтлау серләрен үзләштерә. Моның өчен ике виртуаль тренажер урнаштырылды. Машина коробкаларын ремонтлау буенча махсус цех эшли. Әлеге мөмкинлекләр студентларга теоретик белемне гамәли күнекмәләр белән ныгытырга, киләчәктә хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле белгеч булып формалашырга ярдәм итә. Мөслим политехник техникумы районда әлеге проектны тормышка ашыручы база булып исәпләнә, – ди техникум директоры Илнар Миргалимов.
Политехник техникум укучыларны 9 сыйныфтан соң кабул итә. Егет-кызлар укыганда ук эшле була. Бик күп егетләр практика узган оешма-пред-приятиеләрдә эшкә урнаша. “Агромастер” җитештерү компаниясе, “Август-Мөслим” агрофирмасы укучыларны үзләренә эшкә көтә.
– 9 сыйныфны тәмамлагач, кая барырга дип баш ватмадым. Үзебезнең райондагы политехник техникум авыл хуҗалыгы өчен профессионаллар әзерли. Бүген мин “Август-Мөслим” агрофирмасы кырларында практика узам, МТЗ-1221 тракторы белән җир катоклыйм. Алга таба шушы агрофирмага эшкә урнашасым, туган җиремдә файдалы кеше булып, һөнәремнән тәм табып эшлисем һәм яшисем килә, – ди политехник техникумның 4 курсында белем алучы Искәндәр Шәймөхәмәтов.
Студентлар авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм эксплуатацияләү генә түгел, агрономия, авыл хуҗалыгы производствосы мастеры белгечлекләре буенча да белем ала. Производствога өйрәтү мастерлары Евгений Басорин, Илдар Фәттахов, Рүзәл Галимҗанов, Вакил Миркасыймов, Нияз Абдуллин һәр укучыны бу һөнәрләрнең асылына төшендерә.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев