Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң яхшы коткаручылар Рөстәм Миңнехановтан ТР Президенты сайлауларында катнашуын сорадылар

Үтенечне Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 нче ФПС хәрби һәм физик әзерлек буенча инспектор Игорь Сысоев җиткерде.

Янгын сүндерү-коткару спорты буенча ТР җыелма командасы әгъзалары Рөстәм Миңнехановтан 2020 елның көзендә республикада узачак Татарстан Президентын сайлауда үз кандидатурасын тәкъдим итүләрен сорадылар. 

Үтенечне Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 нче ФПС хәрби һәм физик әзерлек буенча инспектор Игорь Сысоев җиткерде.

«Команда үз рәхмәтен белдерә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасындагы эшегезне югары бәяли. Алда торган сайлауларда сезне кандидат буларак күрергә телибез», — диде Сысоев.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов янгын сүндерү-коткару спорты буенча республика җыелма командасын котлауда катнашты. Татарстан коткаручылары шулай ук 2018 елда Чемпионнар һәм 2019 елда көмеш призерлар булдылар.

ТР Президенты әйтүенчә, җиңүләр-барлык коллектив һәм тренерларның планлы, максатчан эше нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев