«Җиңү волонтерлары» ярдәме белән Татарстанның барлык районнарында «Хәтер бакчасы» акциясе узачак
Республика паркларында һәм скверларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утыртылачак.
Татарстанда «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистлары «Хәтер бакчасы»акциясе үткәрәчәк. Акция барышында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә агачлар утырту планлаштырыла. Бу хакта «Балалар спорты»партия проектының республика иҗтимагый советы утырышында ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова хәбәр итте.
"Һава торышына карап, без парк һәм скверларда агачлар утыртачакбыз. Яшьләрнең бу акциядә катнашуларын телибез", - дип сөйләде Захматова.
Аның сүзләренә караганда, акция Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында үткәреләчәк.
Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары, узган елның 21 гыйнварыннан 20 декабренә кадәр Татарстанда «Җиңү Волонтерлары» хәрәкәте активистларының 1076 Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм күрсәтүләрен дә өстәде.
Татарстанда 33 мең 216 Бөек Ватан сугышы ветераны яши,алар арасында 1195 турыдан-туры сугышта катнашучы.
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/02-03-2020/volontery-pobedy-provedut-aktsiyu-sad-pamyati-vo-vseh-munitsipalitetah-tatarstana-5726396
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев