Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗалыкларда техника ремонты ни хәлдә?

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың, ди халык мәкале. Булачак уңышка ныклы нигез салу нәкъ менә язгы кыр эшләренең тиешле дәрәҗәдә башкарылуына бәйле. Авыл хуҗалыгы формированиеләре бу кампаниягә ничек әзерләнә, хуҗалыкларда әзерлек эшләре ничек оештырылган? Юлга чыгуыбыз да шушы сорауларга җавап табу максатыннан. "Органик Групп" җәмгыяте "Ык" һәм "Урожай" агрофирмаларын үз эченә...

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың, ди халык мәкале. Булачак уңышка ныклы нигез салу нәкъ менә язгы кыр эшләренең тиешле дәрәҗәдә башкарылуына бәйле. Авыл хуҗалыгы формированиеләре бу кампаниягә ничек әзерләнә, хуҗалыкларда әзерлек эшләре ничек оештырылган? Юлга чыгуыбыз да шушы сорауларга җавап табу максатыннан.

"Органик Групп" җәмгыяте "Ык" һәм "Урожай" агрофирмаларын үз эченә ала. "Ык" агрофирмасының үзәк базасында "Мастерской биналарын капиталь төзекләндерү" программасы нигезендә ремонтланган мастерской эшли. Кыш дәвамында биредә "Ык" һәм "Урожай" агрофирмаларының авыл хуҗалыгы техникалары ремонтланган. Бүгенге көндә дә техника ремонты дәвам итә. Ике "Моррис" тракторы, бер "Кузбасс" чәчү агрегаты төзекләндерелә. "К-744- РЕ" тракторы да биредә ремонтлана. Техникаларны запас частьләр белән тәэмин итү оештырылган. "Туган як" агрофирмасында да язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә. Туганяклылар, һәрвакыттагыча, техника төзекләндерү, ремонтлау эшләрен дә югары дәрәҗәдә алып баралар. Агрофирманың Мәлләтамак бүлекчәсендә бер чәчү, бер җир эшкәртү комплексы төзекләндерелә. Тырмалар инде әзерлек сызыгына куелган. Түбән Табын бүлекчәсендә биш чәчү комплексы бүгеннән үк кыр эшләренә әзер. Барысы да заманча техника: "Кировец", "Нью Холланд" тракторлары, "Амазон", "Агромастер" компаниясендә җитештерелгән "Агратор" чәчү комплекслары бар. "Агратор" чәчү комплексында эшләүче Радик Галләмов бу техниканы бик мактады.

- Икенче ел инде бу комплекста эшләргә җыенам. Бик яхшы һәм чыдамлы корал. Бездә туфрак төрле катылыкта бит, йомшак урыны да, катысы да бар. Комплекс икесендә дә бердәй нәтиҗә белән эшли. Техниканың барысы да яңа, чыдамлы. Быелгы язгы кыр эшләрен дә үз вакытында башкарып чыгарбыз, - диде механизатор.

"Туган як" агрофирмасы хезмәтчәннәренең быелгы уңышка нигез салу эшләрен үз вакытында һәм тиешле таләпләргә туры китереп башкарып чыгачакларына шик юк. Бүлекчәләрдә техника ремонты белән бергә чәчүлек орлык әзерләү дә башкарылган. Агрофирмада орлыклар белән тәэмин ителеш 130 процент тәшкил итә. Җәмгыятьнең баш агрономы Иршат Әхмәтов бу хакта:

- Бүген 700 тонна ашлама кайтарылды, шушы көннәрдә тагын 870 тоннасы кайтып җитәчәк. Чәчүлек орлык тулысынча әзер. Орлыкларның тишелеше буенча тикшерү дә яхшы нәтиҗә бирде. Эш, елдагыча, ике сменада оештырылачак, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Быел элиталы сортлар чәчү буенча да эшләячәкбез. Бодайның "Әрхәт", арпаның "Яромир", борчакның "Венец", солының "Рысак" кебек элита һәм суперэлита сортларын чәчәргә планлаштырабыз, - диде.

Ни чәчсәң, шуны урырсың, дип юкка гына әйтмиләр. Туганяклылар бу әйтемне яхшы белә. Шуңа иң яхшы, иң сынал- ган сортлы орлыкларны гына чәчәләр. Уңыш та югары була. Агрофирмада язгы кыр эшләренә җәлеп ителүче бар техника һәм чәчү комплекслары да механизаторлар белән тәэмин ителгән. Һәр механизаторга ачкычлар, кирәкле кораллар җыелмасы, аптечка һәм махсус кием бирелә. Күп очракта нәкъ менә җитәкчелек тарафыннан игътибар җитмәү эшкә булган дәртне сүндерә, күңелне төшерә. Ә "Туган як"та механизаторларның кәефләре күтәренке.

- Быел да сынатма- быз, Алла боерса. Чәчүне уңышлы башкарып чыгарбыз, - диләр алар.

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев