Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык дружиналары – җәмәгать иминлеге сагында

Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турындагы ТР Дәүләт Советы указы нигезендә ирекле халык дружиналарын оештыруга үзгәрешләр кертелде. Һәр оешмада һәм авыл җирлегендә дружина командирлары билгеләнде. Район эчке эшләр бүлеге ДНД әгъзаларына таныклыклар эшләтте. Оешма-предприятие һәм авыл җирлекләренең ДНД командирлары тарафыннан җиткерелгән исемлек буенча, һәр дружиначы эчке эшләр...

- Рейдка чыгучы халык дружинасы әгъзасының тормышы хәзер хөкүмәт тарафыннан иминиятләштерелә. Шуңа да командирлар исемлектәге үзгәрешләр турында штабка вакытында җиткереп торырга тиешләр, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Бәдертдинов.

Район үзәгендә ирекле халык дружинасы, полиция хезмәткәре белән берлектә, җәмәгать урыннарында, урам, парк-скверларда йөриләр. Алар район халкының иминлеген саклыйлар, җәмәгать тәртибен күзәтәләр, төнге сәгатьләрдә урамда йөргән балигъ булмаганнар белән эшлиләр.

Бүген һәр җирлекнең үз халык дружинасы. Алар авыл активын, урыннардагы бюджет оешмалары хезмәткәрләрен берләштерә. Авылдагы проблемаларны бик яхшы белгән авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары - дружина командирлары. Аларның эшчәнлеге һәрдаим район эчке эшләр бүлеге күзәтүендә. Шундый рейдларның берсендә без дә катнаштык. Полиция участок уполномоченныйлары начальнигы Булат Мирзаянов, участок уполномоченные, полиция капитаны Айдар Фахразиев Михайловка, Баланлы, Шуганка авылларындагы җәмәгать формированиеләренең эшчәнлеген тикшерделәр. Һава температурасы шактый түбән булуга карамастан, һәр өч авылда да без халык иминлеге сагында торучыларны очраттык. Яктырткычлы махсус киемнәр, кесәдәге таныклык - аларны аерымлаучы билгеләр.

- Авыл халкы ничек карый соң? - дигән соравыбызга, Михайловка мәктәбенең элеккеге директоры, авыл җирлеге советы депутаты Галина Светлякова:

- Бернинди көлү, танымаска тырышу юк. Хөрмәт итәләр, әйткәнне үтиләр. Тәртипсезләр, бәйрәм итүчеләр безгә күренмәскә тырышалар, - дип җавап бирде.

Полиция майоры Булат Мирзаянов биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, әлеге өч җирлектән тыш, Яңа Усы, Метрәй, Крәш Шуран, Вәрәш Баш, Үрәзмәт, Иске Карамалы авыл җирлекләрендә ирекле халык дружиналары үрнәк эшли.

- Әлеге җәмәгать оешмаларын торгызу иминлекне саклауга, гражданнарның аңын үзгәртүгә уңай йогынты ясый, - ди ул.

Халык дружиналары безнең өчен яңалык түгел, совет чорында да алар хокук сакчыларының беренче ярдәмчеләре булдылар, халыкның иминлеге сагында уяу тордылар. Бүген дә халык дружинасы, беренче чиратта, халык өчен эшли.

Гөлзәрия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев