Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гүзәлләр гүзәллек тудыра

Илгизә Фәхранурованы күпләр шәхси эшмәкәр буларак белә. Эшмәкәр ханымның буш вакытларында чигү белән шөгыльләнгәне һәркемгә дә мәгълүм түгелдер. Узган ел ахырында Мөслимнең туган якны өйрәнү музеенда Илгизә Фәхранурованың кул эшләре күргәзмәсе эшли башлады.

Илгизә ханым кул эшләрен балачагыннан ярата. Ә чигү белән 2008 елда шөгыльләнә башлый. “Очраклы гына канва белән чигү җыелмасын алдым. Чигә башлаган идем, ошады. Әнием белән сеңлем дә чиккән”, – ди ул. Бүген Илгизә апа канвадан тыш, сәйлән, алмаз мозаикасы белән дә картиналар чигә. 
– Чигү ысулларыннан иң авыры – канва белән чигү, – ди Илгизә апа. – Картина тудыру өчен бер атна да җитәргә мөмкин, 2-3 ай да чигә алам. Барысы да картина үлчәменнән һәм катлаулылыгыннан тора. Эш процессы исә рәхәтлек бирә. 
Картиналар арасында портретлар да, табигать күренешләре дә бар. Соңгылары күбрәк. Әнә, кышкы аланда колыннары белән болан ял итә. Колынчыгы белән ат утлап йөри. Тавис кошлары мәхәббәттә аңлаша. Бүреләр, тын калып, дөньяны күзәтә. Илгизә ханым картиналарында күбрәк парлыларга өстенлек бирә кебек. “Картина чигү сабырлык, пөхтәлек таләп итә”, – ди ул. Әйе, күргәзмәдәге “Натюрморт” эше 55 төсне үз эченә алган! Һәр төснең берничә төсмерен табып, туры китерергә дә кирәк бит әле! 
– Күбрәк төнлә чигәм, – ди Илгизә апа. – Төнге икеләргә кадәр чигеп утырам. Картиналарымның һәркайсы бала кебек кадерле. Бүләк итәргә дә, сатарга да теләмим. 
Шулай да бер картинасы белән аерылышырга туры килер кебек Илгизә апага. Юбилеен алып барырга килгән Фирдүс Тямаев, аның иҗат җимешләрен күреп, үз гаиләсенең дә сурәтен чиктерергә теләвен әйтә. Илгизә апа Тямаевларның фотосурәтен сорап ала. Бүген әлеге картинаны күргәзмәдә күрергә була. 
Гүзәлләр тудырган гүзәллек. Илгизә ханымның кул эшләре күргәзмәсе шулай атала. Күргәзмәне Мөслимнең туган якны өйрәнү музеенда бүген дә күрергә була. 

Римма Афзалова. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев