Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Гыйнвар аеннан Татарстанда электр һәм газ бәясе артты

Тарифлар уртача 1,7 процентка артты

Татарстанлылар яңа тарифлар белән беренче счет-фактуралар алдылар. Гыйнвардан республикада, бөтен илдәге кебек үк, электр, газ һәм чүп чыгару кыйммәтләнде. Тарифлар уртача 1,7 процентка артты

Электр энергиясе дә кыйммәтләнде: Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, электр энергиясенә дифференциацияләнгән тарифлар эшли башлады. Хәзер бәя куллану күләменә бәйле, ул никадәр зуррак булса, тариф шулкадәр югарырак. Шул ук вакытта уртача куллану – 112 киловатт/сәг. Шуңа күрә икенче диапазонга барып җитү өчен, фен, микродулкынлы мич, чәйнек һәм электр плитәсе тәүлегенә 24 сәгать өзлексез эшләргә тиеш.

 

Күп балалы гаиләләр, куллану күләменә карамастан, электр энергиясе өчен беренче диапазон бәясе буенча түләячәк. Ә өйдә газсыз яки электр җылыту җайланмалары белән яшәүчеләр – сезонлы коэффициент буенча.

 

«Моның өчен Татэнергосбытка газ белән тәэмин итүгә тоташу булмау турында белешмә һәм электр белән җылыту булуын раслый торган документ тапшырырга кирәк, – дип аңлатты «Татэнергосбыт» АҖ директорының биллинг һәм электр энергиясен сату буенча урынбасары Илнар Гафиятуллин.

 

Әмма чыгымнарны экономияләүнең башка ысуллары да бар, мәсәлән, күп тарифлы исәпләгечләр.

Мондый исәпләү приборлары энергия чыгымын өч төрле тариф буенча күзәтә. Төнге тариф түбәнрәк һәм кичке унбердән иртәнге җидегә кадәр гамәлдә.

 

Фатирны яктыртуга күп энергия китә. Мәсәлән, әгәр фатирда иске лампалар тора икән, алар аена уртача 60 киловатт сарыф итә. Исәпләгеч күрсәтмәләрен вакытында тапшыру да мөһим, югыйсә бернинди экономия дә ярдәм итмәячәк.

 

Чыганак: «Вести Татарстан»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев