Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Гыйнвар аенда Татарстанда тимер юлда 1,5 млн тоннага якын йөк төялгән

Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә

Гыйнвар аенда Татарстанда тимер юлда 1,5 млн тоннага якын йөк төялгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,9% ка күбрәк, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.
 
"Гыйнварда республиканың тимер юл станцияләрендә 1 млн тонна нефть һәм нефть продуктлары, 89,3 мең тонна химик һәм минераль ашламалар, 62,4 мең тонна ашлык, 50,6 мең тонна химикат һәм сода төялгән», – диелә хәбәрдә.

Нефть һәм нефть продуктларын төяү 2025 елның гыйнвары белән чагыштырганда 12,1% ка, ашлык – 35,3% ка, ә химикатлар һәм содалар – 6,3% ка арткан. Шуның белән бергә химик һәм минераль ашламалар төяү 13,7% ка кимеде.

Горький тимер юлында 368 станция эшли, шуларның 243е йөк операцияләре алып бара. Эре сортларга аеру станцияләре арасында Татарстанда Юдино һәм Әгерҗе бар.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев