Грант оттылар
Татарстанда рус традицион мәдәниятен үстерү буенча муниципаль проектларның һәм программаларның республика конкурсы тәмамланды.
“Татарстан Республикасында рус милли-мәдәни берләшмәсе” региональ иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлекчәсе һәм Рус Шуган авыл җирлеге башкарма комитетының уртак проекты конкурста җиңү яулады һәм 100 мең сум күләмендә грантка ия булды. Әлеге проект Рус Шуган авылының 300 еллык юбилее уңаеннан эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев