Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гран-при – Мөслим “кырмыскалары”нда

“Әйдә, ШаяРТ” татар КВНы Метрәйгә дә килеп җитте. Метрәй авылы мәдәният йортында КВН лигасының икенче сезон район туры узды. Бу көнне сәхнәдә дүрт команда чыгыш ясады. 

“Мөслим кырмыскалары” командасын хәзер Мөслимдә генә түгел, республика дәрәҗәсендә дә яхшы беләләр. Команда, узган сезонда уңышлы чыгыш ясап, финалга кадәр барып җитте. 
– Бездә халык гомер-гомергә шаян, җор телле булган. “Әйдә, ШаяРТ” – татар КВН форматының үзенчәлекле бер юнәлеше, – ди “Мөслим кырмыскалары” командасының оештыручысы һәм җитәкчесе Рүзәл Минһаҗев. – Узган ел җирлегебездә “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының җәйге музыкаль фестивале узу безгә канатлар куйды. “Мөслим кырмыскалары” командасы “стажлы” командалар белән көч сынашты һәм матур күрсәткечләргә иреште. Яңа сезонда командаларның саны дүрткә җитте. Бүген сәхнәгә чыккан Мөслим гимназиясенең “Гимназия башмаклары”, Мөслим лицееның “ТТТ” һәм техникумның “Катык” командасы, бәйгедә беренче тапкыр катнашсалар да, осталыкларын күрсәтә алдылар. Кешене елатуы җиңел, ә менә көлдерүе бик авыр. Залдагы тамашачы гөрләтеп кул чабып, чын күңеленнән көлеп утырган икән, димәк, татар КВНының киләчәге бар! 
Командалар конкурска кадәр “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының баш мөхәррире Руслан Харисов җитәкчелегендә миниатюралар куярга, импровизацияләр эшләргә өйрәнделәр. КВНчыларның чыгышын район Советы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров, Метрәй авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыйлфанов һәм район мәдәният йорты режиссеры Гүзәл Рәхимуллинадан торган мәртәбәле жюри бәяләде. 
Район туры ике этапта узды. Беренче этапта командалар сәламләү буенча үзләрен тәкъдим итте. Икенче этапта импровизация буенча осталыкларын күрсәттеләр. Егет-кызлар, жюри членнарының һәм тамашачыларның сорауларына төртмәле, җор җаваплар биреп, таң калдырды. Мәсәлән, Илшат Яббаровның “Кыяр тозлаганда иң мөһиме нәрсә – кыярмы әллә банкамы?” дигән соравына “23еннән соң ул мөһим түгел”, “укроп” дигән җавапларны ишетеп көлдек. Ренат Гариповның “Дәрестә 3 минут сөйләшми утырыр өчен бала нинди булырга тиеш?” дигән соравына “Точно Рушат Җәүдәтович кебек түгел”, “Ата-аналар җыелышына әни урынына әти килсә, точно тик утырасың”, “Андый бала була алмый” дигән җаваплар яңгырады. Илшат Яббаровның “Районга яз килүен каян белеп була?” дигән соравына бирелгән “Үрнәк авылыннан”, “Метрәй каргаларыннан”, “Сезнең баш түбәсеннән” кебек җаваплар да тамашачыны көләргә һәм кул чабарга мәҗбүр итте. 
Район Советы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов матур бәйрәм бүләк итүләре өчен командаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 
– Юктан да мәзәк табучылар, еларга торганда да көлдерә алучылар сирәк була. Сез – шундый сирәкләрнең берсе. Бүген без сезнең белән шаярдык та, көлдек тә. Югары дәрәҗәдә шаяруны, бүгенге тормышыбызны, яшәешебезне һәм милләтебезнең матурлыгын юмор аша күрсәтә белү зур осталык таләп итә. Алга таба да уңышлар телибез. Мөслимлеләрнең шаянлыгы һәм җорлыгы һәрвакыт шулай югары булсын, – диде ул. 
Бәйгедә “Гимназия башмаклары” командасы – өченче, “Катык” командасы – икенче, “ТТТ” командасы беренче урынны яулады. Гран-при дипломына “Мөслим кырмыскалары” командасы ия булды. Аерым номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнде. Мөслим лицееннан Азат Хөснуллинга – “Иң яхшы актер”, гимназиядән Алсу Шәрифуллинага “Иң яхшы актриса” дипломы тапшырылды. “Мөслим кырмыскалары” уенчысы Наил Хафизов – “Иң яхшы мәзәк”, техникум командасыннан Наил Замалов “Иң яхшы катнашучы” дипломына лаек булды. Җиңүче командаларга район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең дипломнары тапшырылды. Бүлек җитәкчесе Илшат Яббаров шәхси бүләкләрен дә бирде. 
Тамашачылар чараның махсус кунагы – Зәй районыннан килгән “Авыл кабартмалары” командасының чыгышын да яратып кабул итте. Алга таба мөслимлеләр бәйгенең зона һәм яшьләр турында чыгыш ясарга әзерләнәләр. 

Фәридә 
Гайнетдинова. 
Фото – “Мизгел” яшьләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев