Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Голикова эшләүче пенсионерларның пенсияләре февраль аенда күпмегә артачагын әйтте

Вице-премьер Татьяна Голикова Дәүләт Думасының пленар утырышында чыгыш ясады

Биредә бүген эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

«Без үзебез өчен уртача, ассызыклап әйтәм, минималь арту 1,3 мең сумны тәшкил итәргә тиеш, дип билгеләдек», - диде Голикова, инфляция үсеше буенча индексацияләү күләме турындагы сорауга җавап биреп.

Закон проектын 411 депутат барысы бертавыштан хуплады. Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр иткәнчә, проектны икенче һәм, бәлки, өченче укылышта карау иртәгә, 26 июньдә узачак.

Эшләүче гражданнарның пенсияләрен индексацияләү Россиядә 2016 елда туктатылды. Әлеге механизмны яңадан кайтару турындагы карарны Россия Президенты Владимир Путин 7 июньдә Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында игълан итте.

Фото –  «Татар-информ» архивыннан

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/golikova-eslauce-pensionerlarnyn-pensiyalare-fevral-aenda-kupmega-artacagyn-aitte-5889611

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев