Гидрометеорология үзәге Татарстанда быел җәен булачак һава торышы турында сөйләде
Татарстанда быел җәй эссе була
Җәйнең һәр аенда һава температурасы нормадан югарырак булачак, дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.
«Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда киләсе язгы һәм җәйге сезоннарда вегетация чорында һава температурасы нормадан бер градуска югарырак була. Явым-төшем норма чикләрендә булачак, дип көтелә», - дип сөйләде ул.
Сентябрьдә Татарстанда һава температурасы нормадан бер градуска һәм аннан да күбрәккә югарырак булачак, дип фаразлана. Синоптик мәгълүматларына караганда, киләсе җәйдә давыл, өермә, боз яву кебек куркыныч метеорологик күренешләр булырга мөмкин.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев