Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Гендер-пати, йөзләгән туй һәм коляскалар парады: Татарстанда «Гаилә атналыгы» ничек узды

Татарстанда 1-8 июль көннәре Гаилә атналыгы чараларына бай булды

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Республика яшь гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтә, гаилә коручылар өчен нинди чаралар бар – бу хакта Татарстанның Хөкүмәт йортында брифингта сөйләделәр.

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, кәләшләр һәм коляскалар парады

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова сүзләренчә, атна дәвамында гаилә темасына багышланган 600ләп төрле чара уздырылган. Концерт, викторина, спорт ярышлары, мастер-класслар, күргәзмә кебек чаралар паркларда, скверларда, мәдәният йортларында, мәктәп яны лагерьларында, китапханәләрдә, авыл клубларында оештырылган. Кайбер гаиләләр үз өйләрендә кабул иткән.

«Татарстан Рәисе (Рөстәм Миңнеханов – Т-и. искәрмәсе) гаилә темасына – традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга, күп балалы гаиләләргә, һөнәри династияләргә зур игътибар бирә», – диде Эльвира Әхмәтова. Быел Татарстанда 70 гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медаленә лаек булган. ЗАГС идарәсе башлыгы әлеге медальнең иң хөрмәтле династияләргә, бергә 25 елдан артык гомер кичергән гаиләләргә бирелүен искәртте. «Бу нык гаилә, тугрылык, үзара ихтирам символы», – диде Әхмәтова.

Казанда «Елмай» паркында узган гаилә бәйрәмендә медаль 12 гаиләгә бирелгән. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен һәм күп балалы гаиләләрне хөрмәтләгәннәр.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/gender-pati-iozlagan-tui-ham-kolyaskalar-parady-tatarstanda-gaila-atnalygy-nicek-uzdy-5907429

Фото – «Татар-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев