Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаиләдәге беренче балага пособие түләү өчен 21 миллиард сум акча бүленгән

Татарстан бу максатларда федераль бюджеттан 475 миллион сум алачак.


( "Татар-информ", Чулпан Шакирова). 2018 елда гаиләдә беренче туган балаларга ярдәм йөзеннән федераль бюджеттан 21 млрд сум акча бүленәчәк. Татарстан исә бу максатларда 475 млн сум алачак. "Бу сумма алдан бирелгән мәгълүматлар буенча бүленә. Әгәр республикада беренче булып туган балалар саны артса, бу суммага берникадәр үзгәрешләр керәчәк", - диде ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ"да узган очрашуда.

"Мондый кызыксындыру ысулы Татарстандагы демографик ситуацияне көйләргә ярдәм итәр, - ди министр. - Бу ярдәм бигрәк тә студентлар яки яшь гаиләләргә отышлы булачак".

Пресс-конференция "Программа материнского капитала"

Искәртеп үтик, әлеге пособиегә гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алган гаиләләр дәгъва кыла. Әмма аерым таләпләр бар. Болар: әнинең дә, баланың да РФ гражданлыгына ия булуы, РФ территориясендә даими яшәү һәм бер кеше башына туры килә торган айлык керемнең 13713 сумнан артмавы. Бу - яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма. 2017 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумы 9142 сумны тәшкил итә (9*142*1,5=13713 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең айлык кереме (әти-әни һәм яңа туган бала) 41139 сумнан артмый икән, яшь әни айлык түләүгә өмет итә ала.

Билгеле булганча, 2018 елда беренче балага тәгаенләнгән түләү суммасы 8490 сумны тәшкил итә. Ул 2017 елның икенче кварталында Татарстанда балаларның яшәү минимумына тигез.

«Яшь әниләрнең яше елдан-ел олыгаюга таба бара. Безнең әниләр беренче баланы 23 яшьтән дә калмыйча тапса, бүген республикада беренче бала тапкан әниләргә уртача 28 яшь. Ә икенче баласын ул кайчан таба соң? Россия Президенты тарафыннан хупланган бу программа балалар санын гына арттырып калмый, хатын-кызның әни булган көнен дә яшәртәчәк", - диде Эльмира Зарипова.

Ул шулай ук студентлар беренче бала тапкан очракта, тиешле түләүләрне алуда кирәкле документлар әзерләп бирү өчен югары һәм урта һөнәри уку йортлары ректоратлары хәбәрдар булуын да искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев