Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне
Яңалыклар

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәтләрдән файдаланучылары «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен» үзенчәлекле итеп үткәрделәр

Психолог Р.Р. Шаммасова оештырган күңелле экскурсия өлкәннәрнең гаилә традицияләре, кайчандыр кечкенә кызлар-малайларның истәлекле маҗаралары һәм "беренче мәхәббәт"турында хатирәләре белән озата барылды. Чара шулай ук һәр катнашучының күңеленә үтеп керерлек якты минутлар белән истә калды: бер-берсенә бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәре, якын туганнарыдай булган кешеләр белән җылылык һәм кайгырту тоеп яшәргә мөмкинлек биргәне очен язмышка рәхмәт хисләре белән тулы сүзләр кунелләрен җилкендерде, яшәртте өлкәннәрнең.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев