Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында иртәгә көчле җил һәм яшенле яңгыр турында кисәттеләр
Яңалыклар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында иртәгә көчле җил һәм яшенле яңгыр турында кисәттеләр

Ашыгыч хәлләрдә 112 телефонына шалтыратырга кирәк

13 августта Татарстанда яшенле яңгыр һәм тизлеге секундына 17 метрга җиткән көчле җил көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәргә мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында реклама такталары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында яшеренмәскә, уяу булырга, балаларга, олы яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм күрсәтергә киңәш итәләр.

Ашыгыч хәлләрдә 112 телефонына шалтыратырга кирәк.

Фото – Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев