Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде
Яңалыклар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде

Төнлә көчле яңгыр һәм томан булуы мөмкин

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда 24 июльдә яшенле яңгыр һәм кыска вакытлы җилнең секундына 20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Төнлә көчле яңгыр һәм томан булуы мөмкин.

«Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый. Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтегез, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез», – дип киңәш итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.

Ашыгыч очракларда 112гә шалтыратырга кирәк.

Чыганак, фото: Татар-информ 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев