Реклама
Яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Мөслимдә эшли беләләр!”
16 февраль көнне Мөслимгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде.
Фәрит Мөхәммәтшин Мөслим белән танышуны балалар сәнгать мәктәбеннән башлады. Мәктәптә кунакларны “Тургай” фольклор ансамбле сәламләде. Фәрит Мөхәммәтшин класс бүлмәләрен карады, мәктәп эшчәнлеге белән танышты, укучыларның кул эшләрен карады. Егет-кызларның чыгышларын мактап, киләчәктә дә уңышлар теләде.
Аннан соң кунаклар “Агромастер” җитештерү компаниясенә юл тотты. Компания 250 төр авыл хуҗалыгы техникасын җитештерә. Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү буенча “Агромастер” Россиядә беренче бишлеккә керә. Компаниядә 300 кеше эш урыны тапкан. Аларның уртача хезмәт хакы – 79 мең сум.
Фәрит Мөхәммәтшин биредә цехларны карады, эш барышы белән танышты. Кунакка Минтимер Шәймиев эшләгән станокны да күрсәттеләр. “Агромастер” компаниясеннән алган тәэсирләре белән Дәүләт Советы рәисе Мөслим муниципаль район Советының отчет сессиясендә дә уртаклашты.
– Мөслимдә эшли беләләр! – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – “Агромастер” – бу бит завод! Биредә шундый акыллы кешеләр эшли! Авылда трактор җыялар! Компания җитәкчесе: “Берничә елга заказларыбыз бар”, – ди. Зур рәхмәт аларга!
Отчет сессиясендә Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин узган елгы эшчәнлеккә анализ ясады. Ул сүзне авыл хуҗалыгыннан башлады.
– Авыл хуҗалыгы өчен ел авыр килде. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан нибары 12,4 центнер уңыш ала алдык. Шулай да техник культураларның зур мәйданнарда үстерелүе елны рентабельле төгәлләргә мөмкинлек бирде, – диде Альберт Хуҗин. – Терлекчелектә сөт җитештерүдә үсеш 56 процент тәшкил итте. Ит җитештерү 30 процентка артты. Ит җитештерүнең күпчелек өлеше кошчылыкка туры килә. Кошчылык 35 мәйданчыкта эшли.
Башкарма комитет җитәкчесе эшмәкәрләр эшчәнлегенә, мәгариф, мәдәният, спорт өлкәсендә ирешкән уңышларга тукталды. Сәламәтлек саклау өлкәсен дә читләтеп үтмәде.
Сессия эшендә “Август-Мөслим” җәмгыяте генераль директоры Азат Нәҗметдинов, Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе Рушат Солтанов та чыгыш ясады.
– Телне, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә дә эшлисез. Афәрин! Татар телле районнар күп, әмма сез үзгә: милли рух, ватанпәрвәрлек бар. “Мөслим кызы. Мөслим егете” исемле проектларыгыз эшли, “Без – мөслимлеләр!” – дип, горурланып яшисез. Шулай дәвам итегез! Сез безнең өчен – үрнәк, өлге, мөслимлеләр! Башкарган эшләрегездән канәгать булып, шатланып китәм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Соңыннан бертөркем райондашыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Татарстан Республикасы сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен язучы Фоат Садриев “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Республиканың социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышлары өчен Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов та шундый ук медальгә лаек булды. Балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән хезмәте өчен сигез бала әнисе Светлана Кинарскаяга “Ана даны” медале бирелде. Актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм республикада җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш кертүе өчен район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ТР Президентының Рәхмәт сүзенә лаек булды. Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов һәм Михайловка авыл җирлеге башлыгы Роберт Исламов – районда җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлешләре өчен, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров социаль көнкүрешне үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатын алдылар. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы финанс системасын үстерүгә керткән өлеше өчен финанс-бюджет палатасы рәисе Наилә Бубекова ТР Министрлар кабинетының Рәхмәтенә лаек булды. Җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 65 яше тулу уңаеннан Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Хәмзә Хөсәенов район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Яңа ел чыршысын бизәү һәм авыл җирлекләрендә Яңа ел чараларын үткәрү буенча Рус.Шуган авыл җирлеге өченче дәрәҗә диплом алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев