Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ФОТОКОНКУРС: "Мин - студент!"

Мөслим матбугат үзәге яңа фотобәйге игълан итә: "Мин - студент!" Бәйге 25 гыйнвар - Студентлар көне уңаеннан оештырыла. Конкурста бүгенге студентлар белән бергә студент елларын сагынучы өлкәннәр дә катнаша ала. Моның өчен студент елларын тасвирлаган фотогызны һәм үзегез турында мәгълүматлар (исем-фамилия, кайда укыйсыз, булачак һөнәрегез) Мөслим матбугат үзәгенә җибәрүегез кирәк. Фотода студентның булачак һөнәренә ишарә булуы мөһим. Бәйгегә фотоларны электрон почтага (muslimau@rambler.ru) һәм Матбугат үзәгенең "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Без - мөслимлеләр!" (адресы https://vk.com/musluminform) төркеменә юллый аласыз. Фотоларны 22 гыйнварга кадәр кабул итәбез. Тавыш бирү 22-25 гыйнвар. Бүләгебез дә бар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев