Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Эшлим дигән кешегә эш бар

Хөкүмәт программалары мал-туар санын саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итә.

Авыл хуҗалыгында эш читтән караганда гына җайлы кебек. Мал асрауның файдасы зур дисәләр дә, чыгымнары да җитәрлек – терлек азы­гын күпчелек сатып ала, маллар арткан саен тех­ника ярдәме таләп ителә. Аннан җитештергән продукциянең бәясе дә түбән.

Шулай да Югары Табын авылында яшәүче Вәсилә һәм Азат Фәрхетдиновлар, авыр­лыклардан курыкмыйлар. Гаилә, дәүләт ярдәменнән файдаланып, терлекләр са­нын арттырырга, мини-фер­ма ачарга булган.

– Авыл җирендә малсыз яшәп булмый, чөнки эш табу проблемага әйләнә башла­ды. Уйлаштык та, тормыш иптәшем белән бер фикергә килеп, мини-ферма төзергә булдык. Дәүләт ярдәмен ал­дык та, материаллар кай­тардык. Терлекләр торагын төзеп бетергәч, сыерларның баш санын арттырырга исәп, – ди Азат Фәрхетдинов.

Түбән Табын авыл җирлегендә яшәүчеләр эшкә батыр булулары белән аерылып тора. Биредә үзмәшгульләр, фермерлар да әз түгел. Күпләр ихата ту­тырып мал-туар асрый, кош- корт тота.

– Фәрхетдиновлар гаиләсе – тик торуны белми торган эшсөяр гаиләләрнең берсе. Җирлектә кече эшмәкәрлек үсешенең уңай динамикада булуы шундый тынгысызлар тырышлыгы белән аңлатыла. Ел саен берничә авылдашы­быз хөкүмәт программала­рында катнаша. Азат белән Вәсилә бер эштән дә куркып тормыйлар. Мал асрасаң, яшәргә дә мөмкинлекләрнең күбрәк булуын алар яхшы белә, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.

Хезмәт тәме белән булды­рылган җитеш тормышның бәясе маңгай тире белән исәпләнә. Авыл җирендә тормышны башкача күз ал­дына да китереп булмый.

– Мини-ферма булды­ру турында без тормыш иптәшем белән күптәннән уйлап йөрдек. Дәүләт про­граммаларында катна­шып, ярдәм алган кешеләр хакында да ишетеп тора­быз. Тик бу ярдәмне бо­лай гына алып булмый, дип уйлый идем. Хөкүмәт эшләргә теләге булганнар­ны хәлле-хәлсезгә аермый икән. Ходайга тапшырып тәвәккәлләдек тә, эш башла­дык. Авыл хуҗалыгы – шак­тый көч, тынгысыз хезмәт сорый торган өлкә. Ләкин теләк булганда, барысына да ирешеп була. Бик күпләр, карарга авыр дип, ихатада­гы малын бетергәндә без терлекләр үрчетергә булдык, – ди Вәсилә Фәрхетдинова.

2021 ел коры килсә дә, фермер малларына җитәрлек азык әзерли ал­ган. Өч сыер белән эш башла­ган Фәрхетдиновлар мөгезле эре терлекләр санын тиздән сигез башка җиткерәчәкбез, дип белдерде. Чиста һәм табигый авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ зур булганда сыйфатлы ит- сөт продукциясенә сорау кимемәячәк.

Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев