Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Эш рәтен белгән югалмый

​​​​​​​Борау, фреза, фуганок, лобзик... Бүген төзелеш барышын әлеге инструментлардан башка күз ал­дына да китереп булмый. Мөслимдә гомер итүче Дамир Каюмов кулында бу кораллар уйнап кына тора. Дамир – Тойгелде авылы егете. Мәгълүм әйтемдәгечә, өен да салган, агачын да утырткан, ул да үстергән. 34 яшендә инде аның иркен һәм җитеш дөньясы, яраткан гаиләсе – сөекле тор­мыш иптәше һәм өч баласы бар.

– Агачтан табигый сафлык бөркелә, агач белән эшләү җанны тынычландыра. Ләкин күңелең яратма­са һәм кулың ятмаса, агач эшен кирәк булганга гына башкарып чыгып булмыйдыр ул, – ди Дамир.

Тойгелде урта мәктәбен тәмамлагач, Әлмәт по­литехника техникумында автомеханик һөнәрен үзләштерә ул. Укуның соңгы елында аны авылдагы эшмәкәр Сәел Каюмов үзенә эшкә чакыра. Дамир өй җиһазлары җыя, агач эше белән шөгыльләнә.

– Улларыбыз кечкенәдән кул арасына кереп үсте. Әтиләре гомере буе совхозда эшләде. Дамир бишен­че класста укыганда ук, әтисенә ияреп, трактор белән печән җыя иде. Агач эшен дә яратты. Кечкенә куллары белән ясап биргән аш-су бүлмәсе тактасын, бәрәңге төйгечне әле дә кулланам. Ишегалдына бик матур сы­ерчык оясы да ясап элеп куйган иде. Мин аның чын балта остасы булачагына тамчы да шикләнмәдем, – ди Флориза апа, улы белән горурланып.

Әтисе Гомәр абый, балта остасы булмаса да, ул­ларына нинди коралның нәрсә өчен кулланылу­ын аңлатып, хезмәткә өйрәтеп үстергән. Әтиләре хуҗалыкта нәрсә дә булса эшләгәндә, уллары аның тирәсендә бөтерелгән.

– Ихатадагы вак-төяк эшләрдән алып, өйгә терәлеп ясалган янкормаларның барысын да әти белән бергәләп эшләдек. Мөслимдәге үз йортыбызның эчке эшләренә кадәр үз кулларым белән башкарып чык­тым. Җанга рәхәтлек биргән эш арытмый бит ул. Безнең өчен иң мөһиме – эшең булу һәм аны сыйфат­лы итеп башкару, – ди Дамир.

Эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар хәзер. Бөтен кирәкле кораллар да электр белән эшли. Элеккеге кебек маңгай тире түгәсе дә түгел.

– Бөтен нәрсәне үз кулы белән эшләгән иптәшемнең осталыгын күреп мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел. Ул­ларыбыз да әтиләре артыннан бер тотам калмый ия­реп йөриләр. Олы улыбыз Әмиргә – 11 яшь, анысы инде әтисе янында аңлап йөрсә, 3 яшьлек улыбыз Ис­лам “Мин дә, үскәч, әти кебек булам. Өйләр ясыйм”, – ди. Кечкенәбез Илһамга әле биш кенә ай. Анысы да, әтисеннән килгән агач исен сизеп, боргаланып, әтисен эзли. Эштән арып кайтса да, балалар белән уйнарга вакыт таба Дамирым. Балалар бакчасында, мәктәптә оештырылган күргәзмәләргә үз куллары белән ясал­ган эшләнмәләр, сыерчык оялары да илтә. Алтын кул­лы хәләлем белән горурланып, аның ныклы ышыгын­да бик бәхетле гомер кичерәбез, – ди Миләүшә.

Кооператив урамында аларның йорты, урам­га бер булып, әллә каян күренеп тора. Балта остасы йортының һәр почмагы, һәр ноктасы төгәллек, аерым бер җылылык белән эшләнгән. Алга таба Дамир өй җиһазларын да үз куллары белән эшләргә планлаш­тыра. Комод, тумбочка, өстәлләр ясаудан башларга уй­лый ул. Булдырыр, башкарып чыгар. Үҗәтлек тә, ты­рышлык та җитәрлек анда.

Лилия ШӘЙМИЕВА.

Фото – гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев