Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Эш бирүчедән бүләк

“Агромастер” компаниясе яңа туган һәр бала өчен 500 мең сум акча бирә

Дөньяга аваз салган һәр бала әти-әнисе тарафыннан көтеп алына. Ул гаиләгә күпме шатлык-сөенеч, күңелле, бәхетле мизгелләр бүләк итә. Районыбызда икенче, өченче, хәтта дүртенче, бишенче сабыйларын алып кайтучы гаиләләр бар. Күп булмаса да бар! Хөкүмәтебез һәм җитәкчелек гаиләләргә ярдәм итү өчен яңа мөмкинлекләр барлый.

Быел Россиядә, демографик ситуацияне яхшырту максатында, эш бирүчеләргә бәби алып кайткан хезмәткәрләренә

1 миллион сумга кадәр ярдәм күрсәтергә тәкъдим ителде. Район башлыгы Альберт Хуҗин тәкъдиме белән “Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмалары, “Агромастер” җитештерү компаниясе, кайбер фермер хуҗалыклары җитәкчеләре хезмәткәрләренең балалары туган очракта финанс ярдәме күрсәтергә теләк белдерде.

“Агромастер” җитештерү компаниясе быелдан башлап бәби алып кайткан һәр хезмәткәренә 500 мең сум финанс ярдәме күрсәтү хакында белдерде. Әлеге ярдәмне 5 ел дәвамында 100 мең сум күләмендә биреп бару планлаштырыла.

Шушы көннәрдә “Агромастер” компаниясе хезмәткәрләре тантаналы чараның шаһиты булдылар. Хезмәттәшләре Риназ Фәйрушин һәм тормыш иптәше Наиләнең икенче уллары дөньяга беренче авазын салды. Гаиләгә “Агромастер” компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов 500 мең сумлык сертификат, 100 мең сум акча һәм истәлекле бүләк тапшырды.

– Риназ – безнең иң яхшы хезмәткәребез. Аның бер тапкыр да ял алганы юк. Беркөнне ял иткән иде, бөтен завод туктады, – дип шаярту катыш сүз башлады “Агромастер” компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов. – Бик тыйнак һәм тыныч егет – Риназ, дистә елдан артык безнең компаниядә тырыш хезмәт куя. Җитәкчелек һәм хезмәттәшләре арасында абруе бар, аны барысы да ихтирам итә. Быел, компаниябездә эшләүчеләр арасында беренчеләрдән булып районыбызның демографик үсешенә өлеш кертеп, икенче улларын алып кайттылар. Риназның алга таба да лаеклы хезмәте белән компания үсешенә өлеш кертүенә өметләнәбез. Гаиләгезгә – иминлек, сәламәтлек телибез.

Район башлыгы Альберт Хуҗин да яшь гаиләне тәбрикләде. Фәйрушиннар гаиләсенә ул район башлыгының Рәхмәт хатын, “Тамчы” йөзү бассейнына һәм “Яшьлек” спорт комплексына бер еллык сертификатлар, балалар кибетенә 5000 сумлык сертификат тапшырды.

– Соңгы елларда безнең районда гына түгел, ә ил күләмендә сабыйлар туу сизелерлек кимеде. Мөслимебез шундый матур, эш урыннары да бар, бездән соң кем калачак? Бу сорау һәркемне борчырга тиеш. Районыбызда эшләүче хуҗалыклар һәм оешма җитәкчеләре белән бала алып кайткан гаиләләргә ярдәм күрсәтү турында киңәшләштек. Бала алып кайткан гаиләгә ярдәм бик кирәк. “Агромастер” җитештерү компаниясендә яшьләр күп, шуңа алга таба да биредә эшләүчеләрдән сөенечле яңалыклар көтәбез. Без һәр сабыйга шатланабыз. Иң мөһиме: сабыйлар – сау-сәламәт, матур гаиләләр күбрәк булсын! Бүген Мөслимдә балалар үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар: спорт һәм ял мәйданчыклары, төпле белем бирүче заманча җиһазланган мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшли, төрле юнәлештәге түгәрәкләр, социаль объектлар җирлектә яшәүчеләргә хезмәт итә. Һәрвакыт шулай бердәм булып туган җиребезгә хезмәт итик! Җирлегебез балалар тавышыннан шау-гөр килеп торсын, – диде Альберт Хуҗин.

Наилә һәм Риназ Фәйрушиннар гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткерделәр, шатлыклары белән уртаклаштылар.

– “Агромастер” компаниясенең, җитәкчебез Илгиз Исламовның, район башлыгы Альберт Хуҗинның безнең гаиләбезгә зур хөрмәт күрсәтүләрен зур дәрәҗә итеп кабул иттек. Һәр бала үз бәхете белән туа, диләр өлкәннәр. Бәби котлап акча бирү, ярдәм итү бик кирәк. Ихластан рәхмәт! Аллаһ насыйп итсә, өченче сабыебызны да алып кайтырбыз. Ил-көннәребез тыныч, дөнья имин булсын! Аллаһы Тәгалә һәр гаиләгә сау-сәламәт, бәхетле сабыйлар бүләк итсен! – ди Наилә һәм Риназ Фәйрушиннар.

______

Бәби алып кайткан очракта хезмәткәрләренә финанс ярдәме күрсәтергә теләк белдергән оешмалар
“Август-Мөслим” җәмгыяте – 200 мең сум. Ата-ананың икесе дә биредә эшләгәндә, ярдәм икесенә дә биреләчәк.
“Туган як” агрофирмасы өченче һәм аннан соң туган һәр бала өчен бер тапкыр 100 мең сум түли.
“Әюпов” фермер хуҗалыгы яңа туган һәр балага 100 мең сум бирә.
 
Рәмилә Сәләмова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев