Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эрнест Яхин Олимпия уеннарында катнашачак

Башкортстаннан тагын бер спортчы - Ильвир Хуҗин гомерлеккә Олимпия уеннарыннан читләштерелгән иде.


("Татар-информ"). Халыкара Олимпия комитеты Пхенчханда Олимпия уеннарында катнашачак Россия спортчыларының санын билгеләде. 500 атлет кергән беренчел исемлектән Халыкара Олимпия комитеты бары тик 169 фамилияне хуплаган. РБК-Татарстан хәбәриткәнчә, чаңгычы Эрнест Яхин бу исемлеккә кергән.

Сноуборд буенча хатын-кызлар җыелмасы составына быелгы сезонда Татарстан өчен чыгыш ясый торган Милена Быкова да кергән. Ул тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча Уфа спорт мәктәбендә тәрбияләнгән.

Алданрак билгеле булганча, Халыкара олимпия комитеты спортчы Ильвир Хуҗин кергән Россия бобслеистлары командасын дисквалификацияләгән иде. Атлетлар Олимпия уеннарында катнашу хокукыннан гомерлеккә читләштерелгән. Аларның Сочида яуланган нәтиҗәләре - дүртенче урын юкка чыгарылган.

Олимпия уеннарына баручылар исемлегендә фристайлчы Регина Рәхимова да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев