Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энергетиклар электр линияләренә кагылышлы куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә

Энергетиклар һәркемнең исенә төшерә: электр челтәре билгеләнешендәге объектларның саклана торган зоналарында һәртөрле эшләр гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә башкарылырга тиеш. Шулай булмаса, электр үткәргеч линияләр һәм подстанцияләр янында һәртөрле эш тыела. Электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклана торган зоналарында үз белдегең белән (килешү төземичә) эшчәнлек алып бару республика электр челтәрләренең авариясез, имин эшләвенә...

Һава линияләренең (ВЛ) саклана торган зоналары ул - ВЛ буйлап җир участогы һәм һава киңлеге рәвешендәге зона, чик үткәргечләрдән линиянең ике ягына да вертикаль яссылык белән тиешле ераклыкта чикләнгән:

2 м - 1000 В көчәнешле ВЛ өчен;

10 м - 6-10 кВ көчәнешле ВЛ өчен;

15 м - 35 кВ көчәнешле ВЛ өчен;

20 м - 110 кВ көчәнешле ВЛ өчен;

25 м - 220 кВ көчәнешле ВЛ өчен;

30 м - 500 кВ көчәнешле ВЛ өчен.

Кабель линияләренең (КЛ) саклана торган зонасы - җир асты КЛ буйлап җир участогы, ул чик кабельләрдән линиянең ике ягына да вертикаль яссылык белән тиешле ераклыкта чикләнгән:

1 м - көч кабель линияләре өчен;

2 м - кабельле элемтә линияләре өчен.

Подстанцияләрнең саклана торган зоналары - 35, 110 һәм 220 кВ көчәнешле югары класслы подстанцияләр өчен койманың барлык якларыннан да подстанция периметры буенча 15, 20 һәм 25 м ераклыкта булган вертикаль яссылык белән чикләнгән җир участогы һәм һава пространствосы (биеклеге подстанциянең иң биек ноктасы биеклегенә тигез).

Кыр эшләре башлану сәбәпле, "Сетевая компания" ААҖ хуҗалык җитәкчеләренә механизаторлар, машина йөртүчеләр, ремонт эшчеләре белән ЛЭПның саклана торган зоналарында эшне имин башкару кагыйдәләрен өстәмә өйрәнергә тәкъдим итә. Һәр эшчегә ЛЭПның саклана торган зоналарында иң куркыныч участоклар һәм электр тогыннан зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү ысуллары турындагы мәгълүмат җиткерелергә тиеш. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы техникасының күчү маршруты юл кәгазендә күрсәтелергә тиеш. ВЛ үткәргечләре астыннан машиналар үтү транспорт торышында һәм үткәргечләрнең иң бәләкәй асылынган урында, эшнең иминлеге өчен җаваплы затлар күзәтүендә генә рөхсәт ителә. Челтәр оешмаларының язмача рөхсәтеннән башка ВЛның саклана торган зоналарында биек габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән эшләү, печән һ. б. йөк ташу, машина һәм механизмнарны туктату тыела. Көч кабель линияләре һәм элемтә кабель линияләренең саклана торган зоналарында җир сөрү, су агымы биеклеге 3 метрдан арткан очракта авыл хуҗалыгы культураларына су сибү тыела. Бу таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек очракларына, үлемгә китерергә мөмкин.

Авыл хуҗалыгы машиналарының хәрәкәт итүче өлешләре ВЛ үткәргечләренә тигән очракта ашыгыч рәвештә контактны бетерергә, хәрәкәт итүче өлешне токлы өлешләрдән аерырга кирәк. Контактны бетереп булмаса, механизаторга, машина корпусына тимәслек итеп, кабинадан җиргә кушаяклап сикерергә кирәк. Аннан соң кичекмәстән адым көчәнешле зонадан (8-10 м), кушаяклап сикерә-сикерә яисә аяк табанын аермый һәм табан арасында бушлык булдырмый хәрәкәт итеп, китәргә кирәк.

Югары температуралар чорында янгын куркынычы югары булу сәбәпле, энергетиклар урман-кырларда, авыл җирлекләре территорияләрендә, аеруча электр үткәргеч линияләр һәм башка энергия объектлары янында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. ВЛның саклана торган зоналарында учак ягу, коры үлән яндыру тыела. Коры үләнгә ташланган тәмәке төпчеге яисә янып торучы шырпы янгынга, электр җиһазларының сафтан чыгуына китерергә мөмкин.

Үткәргечләр өзелгәндә, кыска ялганыш булганда һава линияләре үзләре янгын чыганагы булырга мөмкин.

Өзелгән яки җирдә яткан электр үткәргече, җимерелгән терәк, һава линиясе яки трансформатор подстанциясе янында яну күрсәгез, бу хакта 2-47-72 телефоны аша Мөслим районы электр челтәрләренең диспетчерлык хезмәтенә яисә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренә, җирле власть органнарына хәбәр итегез. Район электр челтәрләренең контакт телефоннары терәкләрдә һәм трансформатор подстанцияләренең ишекләренә дә язылган. Өзелгән һава линияләренә 8 метрдан якынрак килү - тормыш өчен куркыныч!

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре! Энергия объектларының саклану зоналарында эшләү, электр җиһазлары янында үз-үзеңне тоту һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез!

Исегезгә төшерәбез: ачык типтагы "Сетевая компания" җәмгыяте эшчәнлегенә кагылган мәсьәләләр буенча мәгълүматны 8-800-2000-878 телефоны аша контакт-үзәккә шалтыратып белә аласыз.

Әлмәт электр челтәрләре администрациясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев