("Татар-информ", Алия Җамалиева). Россия Дәүләт Думасы депутатлары - хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет әгъзалары Татарстанда 2025 елга кадәр өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру стратегиясе турында сөйләштеләр. Очрашуда республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.
Министрлык башлыгы Татарстанда өлкән буын гражданнарына социаль хезмәтләрне - 92 учреждение, шул исәптән 6 дәүләтнеке булмаган оешма күрсәтә, дип җиткерде.
Үз чыгышында ул хезмәт эшчәнлеген яңартырга теләгән пенсионерларга укыту программалары булуын, 190 кешенең профессиональ өстәмә белем алуын җиткерде. Аның сүзләренчә, әлеге чаралар гражданнарның гомерен озайта, керемнәрен арттырырга ярдәм итә.
Республикада дәүләт мәдәни сәясәте - мәдәни-ял учреждениеләрен, шул исәптән авыл клубларын һәм мәдәният йортларын саклап калуга, анда өлкәннәр өчен төрле чаралар уздыруга юнәлтелгән. Бүгенге көндә алар өчен 5 мең төрле клуб оешып, анда меңләп кеше үз шөгылен тапкан.
Эльмира Зарипова "республикада өлкәннәр тулы канлы тормыш белән яшәсен өчен, системалы һәм планлы эшчәнлек алып барылуын" билгеләп үтте.
Нет комментариев