Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эксперт РФ Конституциясенә төзәтмә турында: табигый дөньяны сакларга кирәк — ул уникаль

РФ Конституциясенә әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы төзәтмә кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын киметергә ярдәм итәчәк.

Шундый фикер белән КФУ экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев уртаклашты. 
«Мин әлеге төзәтмә өчен һичшиксез! Табигать дөньясы саклауга мохтаҗ. Кешенең әйләнә-тирә мохиткә көчле йогынты ясавы экологияне начарлата», — дип билгеләп үтте профессор.
Шулай ук парник эффекты аркасында глобаль һава температурасы ике градуска артырга мөмкин, бу бөтен планета өчен бик начар, дип белдерделәр.
РФ Конституциясенең 114 статьясына төзәтмә нигезендә, хөкүмәт гражданнар тормышы өчен уңай шартлар тудыру һәм әйләнә-тирә мохиткә хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең тискәре йогынтысын бетерү буенча чараларны гамәлгә ашырачак.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/ecology/18-06-2020/ekspert-o-popravke-k-konstitutsii-rf-prirodnyy-mir-nuzhno-ohranyat-on-unikalen-5746757

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев