Екатеринбургта татар милли орнаментына багышланган остаханә узган
Екатеринбургта татар милли орнаментына багышланган мастер-класс узган. Катнашучылар милли бизәкләрнең символикасы, тарихы һәм күптөрлелеге белән танышкан һәм этностильдә картина ясаган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Екатеринбург татарлары» төркеме хәбәр итә.
Мастер-класс төрки бизәкләрнең символикасы һәм күптөрлелеге белән таныштырган, ни сәбәпле татар һәм башкорт орнаментлары күбесенчә үз эченә чәчәкләр һәм үсемлекләр мотивларын алуын аңлаткан.
Лекциядән соң һәркем булачак картинасында нинди бизәк кулланачагын сайлаган. Аннары катнашучылар сайланган трафаретны тукымага күчергән.
Картиналар һәрберсе үзенчә матур, колоритлы килеп чыкты. Катнашучылар кызыксындырган сорауларын бирде, татар милли бизәкләре дөньясы белән танышты, туган телендә аралаша һәм яңа дуслар таба алды, диелә хәбәрдә.
Фото: ВКонтакте социаль челтәрендәге «Екатеринбург татарлары» төркеме
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев