Егетләр комиссия үтте
1 апрельдә старт алган язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Дүшәмбе көнне районның хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы узды. Аның эшендә Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссары Дажгын Гассанов, комиссия рәисе урынбасары Илшат Яббаров, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, полиция, мәгариф, спорт бүлекләре вәкилләре катнашты. Бу көнне 30дан артык егет комиссия узды. “Егетләрнең сәламәтлеге канәгатьләнерлек”, – ди табиблар. Комиссия әгъзалары булачак солдатларның шәхси эшләре белән дә танышты. 1 апрельдә старт алган язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чакырылышта Мөслимнән 30 егет армия сафларына алыначак.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев