Егетләрне санар чак
3 апрель көнне хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе язгы чакырылышта армиягә озатыласы егетләрне кабул итте
Язгы чакырылышта Мөслим районыннан 22 егетне хәрби хезмәткә озату күздә тотыла. Бүгенге көндә егетләр медицина тикшерүе үтә. Егетләр Самара, Мәскәү, Хабаровск өлкәләрендә танк, артиллерия, мотоукчы, космик гаскәрләрдә хезмәт итәчәк. Беренче озату 21 апрельдә булыр дип көтелә.
– Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Егетләрне 10 апрельдән Татарстан җыелма пунктыннан хәрби хезмәткә озата башладылар. Чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакыты, элеккечә үк, 1 ел тәшкил итә. Егетләрнең барысы да илебездәге хәрби частьларга җибәреләчәк, яңа төбәкләрдә махсус хәрби операциядә катнашмаячак. Шул ук вакытта чакырылыш буенча хәрби хезмәтен төгәл-ләүчеләр үз вакытында өйләренә җибәреләчәк, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларга, элеккечә үк, повестка заказлы хат белән җибәрелә яки шәхсән тапшырыла. Күп егетләрнең һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итәселәре килә.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 11 апрель саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев