Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Егетләр кебек әле!

Сугыш чоры баласы Фоат Хәбибуллин балачак, яшьлек хатирәләрен барлый

Тойгелде авылында гомер итүче Фоат Хәбибуллинга 90 яшьне биреп булмый: егетләрчә төз гәүдәле, аек акыллы ул. Хатирәләре, истәлекләре генә аның картлыгына ишарәли.

– Сугыш башланганда, миңа 5 яшь тә тулмаган иде. Сабый гына булсам да, ул көннәрне аермачык хәтерлим. Ачлык, ялангачлык берәүне дә читләтеп үтмәде. Кыш көне авыл хатыннары, безгә җыелып, фронтка оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр иде. Мин төне буе чыра яндырып чыгам. Шуның яктысында ничек бәйләгәннәрдер, төн чыкканчы бер пар оек яки бияләй әзер була иде. Сукыр лампа яндырыр идең, керосин юк. Чана белән Бөгелмәгә бодай ташырга да йөрделәр, – ди Фоат абый. – Авыл советы рәисе булгач, әткәйне сугышка алмадылар, бронь бирделәр. 1942 елның апрелендә аны Казан дары заводына эшкә җибәрделәр. Габбас абыем 23 яшендә Суслонгер лагеренда вафат булды. Әнкәй гел колхоз эшендә булды, тырмада, сабанда йөрде. Мин әнкәйгә ияреп басуга йөрим, чабатага таш-балчык кереп аяк бармакларын сыдыра. Ачлыкка түзгән җан авыртуга түзмиме соң инде!

Фоат абыйның хәтере сокландыра. Балачак, яшьлек еллары турында төгәл сөйли ул. 

– 17 яшемә кадәр ашау үлән булды. Сугыш чорында черек бәрәңге ашадык дип сөйли кайберәүләр, дөрес түгел. Черек бәрәңгене берәү дә ашый алмый, таралып беткән һәм сасы ул. Өшегән бәрәңге ашадык ул чорда! Яз җиткәч, бакчада ап-ак булып тәгәрәп ята иде көздән качып калган бәрәңгеләр. Аны төеп, коймак кебек табага салып пешерәләр иде. Аның янына май да булса!.. Әнкәйләр зәмһәрир салкында, безнең Тойгелдедән ерак булмаган Сарсаз әрәмәсенә төшеп, чанага салып тал алып кайталар иде. Мичкә ягарга башка әйбер булмады, җанны да, тәнне дә шушы агач җылытты. Анысын да качып кына, төнлә алып кайтыш. Күрсәләр, рәхмәт әйтмиләр иде, – ди Фоат абый.

1944 елда мәктәпкә укырга бара Фоат. Ике сыйныфка 72 укучы туплана, шуларның 18е малайлар була. Язу әсбаплары да булмаган заманда, кайдан кәгазь бите тапсалар, шунда язганнар. Күпвакыт ул китап битләре була. 1945 елда һәр укучыга яртышар дәфтәр бүлеп биргәннәр.

– Бердәнбер сыерыбыз балалар бакчасының ташландык базына төшеп үлде. Сугыш чорында безнең өчен бик зур югалту булды ул. Итен авыл халкына бүлеп, таратып бетерделәр. Әни, сыерны ачлыктан үлгән дип, итен алырга рөхсәт бирмәде. Тамак ач. Әни аш пешергән. Чүмечне чумырып алган саен яшел үлән! Мине жәлләп, Фәрди бабайларга сепарат сөте алырга җибәрде. Өйләре яр буенда иде. Аларга керергә читенсенеп утыра торгач, йоклап киткәнмен. Иртән тавышка уяндым. Колхозга эшкә чыгучы апаларның берсе, мине кызганып, кулымдагы 5 литрлы мискигә сөт салып бирде, – ди Фоат Хәбибуллин.

7 сыйныфтан соң Фоат колхозга тырмага чыга. Сабан сөрү, чәчү эшләрендә иң өлгерләрнең берсе була. “Кызыл сабанчы” колхозының “Трудовик” совхозына әйләнеп, гөрләп эшләгән чорында төрле җаваплы эшләрне башкара. Хат ташучы, ат караучы, көтүче, кассир, бухгалтер, колхоз рәисе булып эшли.

– Бер вакыйга истә калган: сыер бозаулый алмый ята. Язгы ташу чоры. Колхоз рәисе миңа Игенче авылыннан ветеринар табибны чакырырга куша. “Ташу бит, ничек барыйм?!” – дим. “Сыер үлсә, үзең җавап бирәсең, үзең түлисең”, – диде рәис. Ветеринарга бер булышканым бар иде, шушы тәҗрибәмне истә тотып, сыер бозаулатырга туры килде. Икенче көнне бозау караучының “Фоат!” дип дәшкәненә борылып карасам, яңа туган бозауга минем исемне кушканнар икән! – ди Фоат абый. – Гомеремнең һәр көне хәтердә. 1953 елда гына ипи ашый башладык. Шул елны, әнкәй белән икебезнең 1200 эш көнен исәпләп, 24 килограмм он бирделәр. Кеше башына 200 грамм он тиде. “Исполком” рәисе Гәрәй абый онны 300 грамм итеп бирдергән иде. Бу хакта куштаннар кирәкле җиргә җиткереп, Гәрәй абыйны 10 елга төрмәгә утырттылар. Төрмәдән чирләп кайтып, ул озак та тормый вафат булды. 

Фоат Хәбибуллинны 2012 елда Тойгелде авылы мулласы итеп билгелиләр. Бүгенге көнгә кадәр ул 230 мәетне соңгы юлга озаткан, 200ләп парга никах укып, хәер-фатихасын биргән. Тормыш иптәше Рәмзия белән өч бала үстергәннәр. Бүген оныклары, оныкчыклары янында тигез, бәхетле картлык кичерә Фоат ага.

Фото – Хәбибуллиннарның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев