Егетләр ялгыз түгел!
Махсус хәрби операциядән яраланып яки демобилизацияләнеп кайткан ир-егетләргә дәүләт ярдәм итә
Алар өчен махсус проектлар эшли. Махсус хәрби операция ветераннарына гадәти тормышка кайтырга, проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итү белән беррәттән фонд ветераннарны укытырга һәм эшкә урнаштырырга ярдәм итә. Фонд махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм якыннары белән дә эшли.
– Геройларга иртәгәсе көнгә ышаныч булдырырга ярдәм итү – масштаблы гомуммилли бурыч. МХОдә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең иминлеге тыныч тормышта үз урыныңны табуга бәйле. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга эш эзләүдә һәм һөнәри үсештә “Работа России” кадрлар үзәкләре ярдәм итә. Алар “Кадрлар” милли проекты ярдәмендә ачылды. Һәр ир-егет белән шәхси куратор эшли. Куратор МХОдә катнашкан кешенең профилен һәм профориентлашу нәтиҗәләрен бәяләү нигезендә эшкә урнашуның индивидуаль планын төзи. Эшкә чыкканчы һәм анда җайлашканчы билгеле бер вакыт аралыгы үтә. Кирәк булганда МХОда катнашучылар яңадан укытыла яки квалификация күтәрү буенча курсларга җибәрелә, – ди “Ватанны саклаучылар” фондының җирлектәге социаль координаторы Алсу Яббарова.
Махсус хәрби операция башлангач, РФ Президенты В. Путин тәкъдиме белән булдырылган әлеге фонд Мөслим районында да уңышлы эш алып бара. Узган ел өч райондашыбызга ярдәм күрсәтелгән.
– Республика буенча махсус хәрби операциядә катнашкан 50 мең ир-егет һәм аларның гаилә әгъзалары кадрлар үзәкләре аша эшкә урнаштырылган. Безнең фонд ветераннарга кагылышлы мәсьәләләрне югары дәрәҗәдә һәм системалы хәл итү мөмкинлеген дә бирә. Фонд эшчәнлеге ветераннарга һәм һәлак булганнарның гаиләләренә шәхси социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү – эшебезнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Беренче көннәрдән үк без аларга барлык кирәкле ярдәм чараларын күрсәтә башладык, – ди Алсу Яббарова.
Конкрет ярдәм чараларына тукталсак, МХОдә катнашкан ир-егетләргә медицина, психологик һәм социаль ярдәм, техник тернәкләндерү чаралары, дарулар, шифаханә-курортларда дәвалану буенча ярдәм оештыру, әлеге чаралар белән тәэмин итү керә.
– МХОда катнашучылар гына түгел, аларның якыннары да әхлакый һәм психологик ярдәмгә мохтаҗ. Кайберәүләр белән бер очрашу да җитә, икенчеләренә кискен мәсьәләне чишү өчен – аралашу, ә өченчеләренә киңәш яки ярдәм кирәк. Алга таба да райондашларыбызга ярдәм күрсәтүдә фонд эзлекле эш алып барачак, – ди Алсу Яббарова.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев