Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Эчке эшләр министрлыгы Телеграмны блокировкларга тәкъдим итә

Телеграм мессенджерын һәм чикләүләрне урап узу чараларын тулысынча блокировкалау телефон мошенниклыгы проблемасын шактый дәрәҗәдә хәл итә алыр иде

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе башлыгы Руслан Гомәров шулай дип белдерде. Гомәров сүзләренчә, җинаятьләр криминаль коммуникацияләр системасы ярдәмендә башкарыла. Җинаятьтә катнашучылар социаль челтәрләрдәге аноним аккаунтлар аша, күбесенчә Телеграмда, җинаятьләрнең барлык звенолары һәм зыян күрүчеләрнең үзләре белән идарә итә, алар марионеткалар буларак билгесез эш бирүчеләрнең командаларын башкара. Шунда ук ялган затларга сим-карталар сатып алына һәм сатыла.

Гомәров билгеләп үткәнчә, MAX мессенджерын гына калдырып, Телеграм мессенджерын тулысынча блокировкалаган булсалар, шулай ук блокировкаларны урап узу буенча сервисларны тыйсалар, it-җинаятьләр мәсьәләсе хәл ителгән булыр иде. Мессенджерның акрынаюы шулай ук вәзгыятькә уңай йогынты ясаячак, әмма нәтиҗә масштабын бәяләргә ул авырсынды. Исегезгә төшерәбез, Роскомнадзор 10 февральдән Россия законнарын үтәмәү, шәхси мәгълүматларны яклау һәм мошенниклыкка каршы реаль чаралар булмау аркасында Телеграм мессенджерының эшен чикли башлады. 2025 елның августында Телеграм һәм Ватсап шалтыратуларны туктаттылар инде. Экспертлар 2026 елда Телеграмның тулысынча ябылуын кире какмый.

Чыганак: Казань КП

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев