Реклама
Яңалыклар
“Диңгез ул – романтика!”
Һәр ел июльнең соңгы якшәмбесендә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелә. Быел ул 25 июльгә туры килде. Диңгездә хезмәт иткән райондашларыбыз әз түгел.
– Хәрби-диңгез флоты көне – хәрби-диңгез флотын яраткан, аның традицияләрен хөрмәт иткән, моряк исемен горур йөрткән егетләр бәйрәме. Ватаныбызның тынычлыгын саклап, хәрби бурычын үтәгән һәм бүгенге көндә бу бурычны үтәүче һәркемне Хәрби-диңгез флоты көне белән тәбриклим. Һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов.
Җирлегебездә хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән 87 кеше яши. Хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләр берләшмәсен Иске Карамалы авылы егете Ренат Исламов җитәкли. Ренат үзе хәрби хезмәтне Кара диңгездә үткән.
– Флотта хезмәт итү – минем өчен чиксез горурлык. 1971 елда районнан биш кеше хәрби-диңгез флотында хезмәт итәбез дип армиягә киттек. Ләкин егетләрнең кайсын кире бордылар, кайсын башка җирләргә билгеләделәр. Мине флотка алдылар. Быел хәрби хезмәткә чакырылуыма 50 ел булды. Өч ел хезмәт иттем. Яхшы хезмәтем өчен ике мәртәбә ял бирделәр. Хәрби хезмәтне үткәндә чит илгә дә чыгарга туры килде. Перуда, Эквадорда булдым. “Иван Кучеренко” корабы бортында экваторны үттем. Чилига керергә өч көн калгач, переворот башланды. Тын океанда Америка корабльләре, “Орион”разведка самолетлары белән дә очраштык. Камчаткада да булдым. Иң зур су асты көймәләре базасына хезмәт күрсәттек. Мин төп корабльдә хезмәт иттем. “Плавающая база” дип атала иде ул. Диңгез онытылмый, аның чиксез дулкыннары бүгенгедәй күз алдымда. Диңгез ул – романтика, – ди райондашыбыз Фәнил Галиев.
Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан флотта хезмәт иткән райондашларыбызның “Мөслим йөрәге” скверында очрашулары матур традициягә әйләнде. Бу көнне алар хезмәт иткән елларын искә алдылар, хезмәттәшләре белән очраштылар.
Үзешчәннәрнең матур җырлары, котлау сүзләре белән үрелеп барган бәйрәм булды ул.
– Бу көнне ел саен райондашыбыз Мәкъсүт абый Латыйповка кунакка керә идек. Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән ветераныбызга – 92 яшь. Быел, Мәкъсүт абый авыру сәбәпле, күрешә алмадык. Диңгездә хезмәт иткәннәр көчле ихтыярлы, корыч рухлы булалар, дип әйтергә ярата ул. Үзе дә авыруга бирешмәсен иде! – ди Ренат Исламов.
Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында хәрби-диңгез флотында хезмәт итүчеләрнең истәлекле урынын булдырырга уйлый егетләр. Стела флотта хезмәт иткәннәр өчен күрешү-очрашу урыны булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев