Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дамир Каюмов турында "Эш рәтен белгән югалмый", диләр

Борау, фреза, фуганок, лобзик... Бүген төзелеш барышын әлеге инструментлардан башка күз алдына да китереп булмый. Мөслимдә гомер итүче Дамир Каюмов кулында бу кораллар уйнап кына тора. Дамир - Тойгельде авылы егете. Мәгълүм әйтемдәгечә, өен да салган, агачын да утырткан, ул да үстергән. 34 яшендә инде аның иркен һәм җитеш дөньясы, яраткан гаиләсе - сөекле тормыш иптәше һәм өч баласы бар.

- Агачтан табигый сафлык бөркелә, агач белән эшләү җанны тынычландыра. Ләкин күңелең яратмаса һәм кулың ятмаса, агач эшен кирәк булганга гына башкарып чыгып булмыйдыр ул, - ди Дамир.

Тойгельде урта мәктәбен тәмамлагач, Әлмәт политехника техникумында автомеханик һөнәрен үзләштерә ул. Соңгы елын укыган вакытта аны авылдагы эшмәкәр Сәел Каюмов үзенә эшкә чакыра. Дамир өй җиһазлары җыя, агач эше белән шөгыльләнә.

- Улларыбыз кечкенәдән кул арасына кереп үсте. Әтиләре гомере буе колхозда эшләде. Дамир бишенче класста укыганда ук, әтисенә ияреп, трактор белән печән җыя иде. Агач эшен дә яратты. Кечкенә куллары белән ясап биргән аш-су бүлмәсе тактасын, бәрәңге төйгечне әле дә кулланам. Ишегалдына бик матур сыерчык оясы да ясап элеп куйган иде. Мин инде аның чын балта остасы булачагына тамчы да шикләнмәдем, - ди Флориза апа, улы белән горурланып.

Әтисе Гомәр абый, балта остасы булмаса да, улларына нинди коралның нәрсә өчен кулланылуын аңлатып, хезмәткә өйрәтеп үстергән. Әтиләре хуҗалыкта нәрсә дә булса эшләгәндә, уллары аның тирәсендә бөтерелгән.

- Ихатадагы вак-төяк эшләрдән алып, өйгә терәлеп ясалган янкормаларның барысын да әти белән бергәләп эшләдек. Мөслимдәге үз йортыбызның эчке эшләренә кадәр үз кулларым белән башкарып чыктым. Җанга рәхәтлек биргән эш арытмый бит ул. Безнең өчен иң мөһиме - эшең булу һәм аны сыйфатлы итеп башкару., - ди Дамир.

Эшлим дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар хәзер. Бөтен кирәкле кораллар да электрга эшли. Элеккеге кебек маңгай тире түгәсе дә түгел.

- Бөтен нәрсәне үз кулы белән эшләгән иптәшемнең осталыгын күреп мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел. Улларыбыз да әтиләре артыннан бер тотам калмый ияреп йөриләр. Олы улыбыз Әмиргә - 11 яшь, анысы инде әтисе янында аңлап йөрсә, 3 яшьлек улыбыз Ислам "Мин дә үскәч әти кебек булам. Өйләр ясыйм", - ди. Кечкенәбез Илһамга әле биш кенә ай. Анысы да, әтисеннән килгән агач исен сизеп, боргаланып, әтисен эзли. Эштән арып кайтса да, балалар белән уйнарга вакыт таба Дамирым. Балалар бакчасында, мәктәптә оештырылган күргәзмәләргәг үз куллары белән ясалган эшләнмәләр, сыерчык оялары да ясап илтә. Алтын куллы хәләлем белән горурланып, аның ныклы ышыгында бик бәхетле гомер кичерәбез, - ди Миләүшә.

Кооператив урамында аларның йорты, урамга бер булып, әллә каян күренеп тора. Балта остасы йортының һәр почмагы, һәр ноктасы төгәллек, аерым бер җылылык белән эшләнгән. Алга таба Дамир өй җиһазларын да үз куллары белән эшләргә планлаштыра. Комод, тумбочка, өстәлләр ясаудан башларга уйлый ул. Булдырыр да, башкарып та чыгар. Үҗәтлек тә, тырышлык та җитәрлек анда.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев