Реклама
Яңалыклар
Чулпаннан – бәйрәм салаты
Яңа ел табынын салатлардан башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәм өстәленә Яңа елның төп атрибуты булган “Кыш бабай” салаты да куелса, табыннарда ел дәвамында муллык була диләр. Мөслимдә яшәүче Чулпан Зиннәтуллинадан “Кыш бабай” салаты рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: ысланган тавык боты, дүрт йомырка, 150 грамм каты сыр, 100 мл майонез, бизәү өчен помидор.
Әзерләү тәртибе. Салатны зур яссы савытта ясау җайлырак булачак. Гади тарелкада ул бик үк матур чыкмый. Тавык итен вак шакмакларга кисәбез. Йомыркаларны вак кыргычтан үткәрәбез. Ике йомырканы – агы белән сарысын аерым, икесенекен бергә кырабыз. Сырны шулай ук угычтан чыгарабыз. Хәзер салатны җыярга да була. Беренче кат – тавык ите, икенче катта йомыркалар: башта агы белән сарысы бергә кырылган йомыркалар, аннары агы аерым, сарысы аерым итеп кырылган йомыркалар. Өченче катта сыр була. Һәр катка майонез сыларга онытмагыз. Салатны бизәргә дә була. Кыш бабайның күзләре өчен зәйтүн җимеше (маслина) кулланырга була. Кыш бабайның йөзен ясаганда йомырканың сарысын кулланабыз. Вак шакмакларга туралган помидордан Кыш бабайның башлыгы һәм борынын ясыйбыз. Авызы өчен кызыл болгар борычын алырга була. Ә менә сакал һәм башлыкның чугы өчен кыргычтан үткәрелгән йомырка агын кулланабыз. Салат ясалып беткәннән соң, барлык ингредиентларга да тәм сеңсен өчен, ике сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев